Гөлназ Асаева «Әйе!» дигән! Кияү кем соң?

Татар һәм башкорт эстрадасының иң яшь, иң чибәр йолдызларының берсе Гөлназ Асаеваның никахы булган! Инстаграмга да никах фотосы белән «Әйе!» дип язган.

Моңа кадәр кияүгә чыгасына ишарә ясаган серле постлары белән язылучыларын бераз «котыртып» кына алгандыр дип уйлаучылар да булды. Чынлыкта бу хәбәр дөрес булып чыкты. Җырчы белән элемтәгә чыга торган түгел, чөнки бүген гомеренең иң күңелле мәшәкатьле көне. Шунлыктан әлегә яшьләрне котлап, саф мәхәббәт һәм гаилә бәхете телибез.

Ә күпләрне: «Кияү кем соң? дигән сорау борчыйдыр. Серне ачабыз — ул Элвин Грей музыкаль лейблы белән чыгыш ясаучы, Вилли тәхәллүсен алган Вилдан Шәмсетдинов.
Ә Гөлназ белән әңгәмәне сайтыбыздан алдагы көннәрдә укый алырсыз.


Фикер өстәү