Юл-транспорт һәлакәтендә ир белән хатыны һәлак булган

9 август көнне Башкортостанның Туймазы районында М-5 автомобиль юлының 1325 километрында ике автомобиль бәрелешкән.

ВАЗ-2110 руле артында Бәләбәй районының 26 яшьлек кешесе булган. Икенче автомобиль "Лада Калина" белән Октябрьскийда яшәгән 46 яшьлек ир идарә иткән, аның белән шулай ук салонда хатыны булган.

"Лада" йөртүчесе һәм аның 41 яшьлек хатыны ашыгыч ярдәм килгәнче үк шул урында вафат булган.

Бу хәлнең нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

авария фаҗига. машина

Көн хәбәре