Газетага язылу

Юл хәлләре: кар бетте, чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре башланды

Юл салучылар җиң сызгана: кар эреп бетүгә автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау, искеләрен яңарту эшенә керешәчәкләр. Быел Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында төбәк дәрәҗәсендәге 200 чакрым юл төзекләндереләчәк. Шулай ук ун күперне яңартачаклар.

Юл хәлләре: кар бетте, чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре башланды
Фото: Татар-информ

Юл хезмәтләре быелгы юл эшләре чорына әзерлекне башлаган инде. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта подрядчы оешмалар эш өчен кирәкле юл салу һәм ремонтлау материалларын туплау, аларның сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 3 миллион 478 мең тонна вак таш, 2 миллион тоннадан артык ком әзерләп куйганнар. Республикадагы асфальт-бетон заводларын да әкренләп эшкә көйлиләр.

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында төбәк дәрәҗәсендәге 200 чакрым юл норматив таләпләргә туры китереләчәк. Шул исәптән Казан агломерациясендә – 14,5 чакрым озынлыктагы 19 объектта, Чаллы агломерациясендә – 11,4 чакрым озынлыктагы 4 объектта, Түбән Кама агломерациясендә 1,9 чакрым озынлыктагы 3 объектта төзекләндерү эшләре башкарылачак. Моңа өстәп, республикадагы ун күпер яңартылачак. Бу исемлектәге ясалма корылмаларның сигезендә эш узган ел ук башланган инде. Аерым алганда, Актаныш–Мөслим юлындагы Ык елгасы аша салынган күпердә быел ремонт дәвам итәчәк. 1970 елда төзелгән әлеге корылма Мөслимне тирә-як авыллар белән тоташтыра. Быел Кыят–Күгәлнә–Тоншерма автомобиль юлындагы Буа районында урнашкан Кыят елгасы аша салынган күпердә дә эшләр бетәчәк дип көтелә.

Татарстанда былтыр 1,9 мең чакрымнан артык озынлыктагы федераль, төбәк һәм җирле юллар төзелгән, төзекләндерелгән һәм ремонтланган. «Горурланырга сәбәп бар, әлбәттә. Әмма безгә бар булган юлларны саклап тоту программасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Россиянең терәк юл челтәре законлаштырылды. 1,8 мең чакрымга якын төбәк юлларын да авыр йөк төягән транспорт йөри алучы терәк челтәренең төбәк юллары буларак законлаштырырга кирәк. Ә калган юлларны районнар белән берлектә саклап тотарга өйрәнәсе бар», – диде министр Фәрит Хәнифов очрашуларның берсендә.

2025 ел азагына билгеле булганча, Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге юлларның 52,2 проценты норматив таләпләргә туры килә. 2030 елга кадәр әлеге күрсәткечне 60 процентка җиткерергә ниятлиләр.

 
 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре