Хәзер бу чараны регламентлый торган документ коррупциягә каршы тикшерү уза. Укытучыларга ярдәм итү процессын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкләячәк – аңа конкурслы сайлап алу оештырырга һәм кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтергә куштылар.
Сайлап алуда республиканың дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре педагоглары катнашырга хокуклы.
Кандидат өчен төп шартлар:
- Россия гражданлыгы булу һәм татарстанда даими яшәү,
- 35 яшькә кадәр булу,
- 5 елдан артмаган эш стажы,
- төп вазыйфасы — укытучы, шулай ук профильле югары яки урта һөнәри белем булу. Әгәр диплом предмет буенча ук түгел икән, өстәмә һөнәри яңадан әзерләү дә туры киләчәк.
Моннан тыш, һәр катнашучы үз проектын – дәресләр һәм сыйныфтан тыш эш өчен яңа методикалар яки технологияләр тәкъдим итә торган эшләнмәне әзерләргә тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез