Бакча җиләген кайчан утыртырга? Бакчачы җавабы

– Виктория үсентеләре картайды. Түтәлләрне яңартырга исәп. Мыекчаларын кайчан утырту әйбәтрәк: көзенме, әллә язынмы?

Сорауларга бакчачы-блогер Людмила Кудасова җавап бирә:

– Көз көне утыртып калдыру яхшырак. Ник дигәндә, беренчедән, бу чорда мыекчалары күп була. Икенчедән, салкынчарак һава шартларында җиләк үсентеләре бик әйбәт тамыр җибәрә (язын утыртканда, җәй башы эссе килсә, үсентеләр корырга мөмкин). Өченчедән, инде киләсе елның җәендә үк мул гына җиләк уңышын җыеп алырга мөмкин булачак. Иң яхшысы – 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр утырту.


Фикер өстәү