Челтәрле бизнеста эшләгән акча хәләлме? (Рамил хәзрәт Юнысов җавабы)

Рамил хәзрәт Юнысов Инстраграмдагы сәхифәсендә соңгы вакытларда халык арасында бик киң таралган челтәр маркетингы турында, тәгаенләп әйтсәк, анда эшләп алган акчаның хәләл буламы-юкмы икәнлеге турында сорауга җавап биргән.

“Сүзебезне челтәр маркетингының ваклап сатуга үзенә бер алмаш булып торуыннан башларга кирәк. Товарына реклама бирмәү нәтиҗәсендә акчасын янга калдыра ул. Тик челтәр маркетингында эшләү хәләл булсын өчен берничә шартның үтәлүе кирәк. Беренчедән, үзегез сатарга җыенган продуктның составына ислам динендә тыелган ингредиентлар кермәскә тиеш. Икенчедән, продукт яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Өченчедән, продукцияне сатучы кеше әлеге компаниянең ничек эшләве, товарларның составы турында белүдән тыш, үзе дә шулардан файдаланырга тиеш. Бу шартлар үтәлсә, челтәр маркетингында эшләп алган акча хәләл булып санала”.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү