Алты кыз әнисе Люция Кәлимуллина: «Оныгыма да «улым» дип әйтә алмыйм»

Кызым, кызым, кыз кеше… 11 октябрьдә Халыкара кызлар көне билгеләп үтелә. Юктан чыккан бәйрәм түгел – кыз балаларның хокукларын, алар очрашкан проблемаларны барлау җәһәтеннән уздырыла ул. Бер оядан алты кыз чыккан гаиләдә һәркайсына игътибар җитәме? Аларны тәрбияләү авырмы? Без бу сорауларны алты кыз үстергән Люция Кәлимуллинага бирдек.

Арчада гомер итүче Кәлимуллиннар, чын мәгънәсендә, бай гаилә. Алты кызлы, җиде оныклы гаилә алар. Шушы көннәрдә сигезенче оныклары туачак икән. Анысы малай булыр дип көтәләр. «Өч оныгым – малай, тик аларга да «кызым» дип эндәшәм, һич әйтә алмыйм бит «улым»ны!» – ди Люция апа.

Үзенә – 51, олы кызына – 30 яшь аның. «Өч кызыбызны «озаттык», өчесе – яныбызда. Иң тәмлесе, кечкенәсенә – 10 яшь. Аллага шөкер, барысы да исән-саулар, кияүләремнән дә уңдым», – дип өстәде бай әни.

Кызлар тәрбияләү авырмы соң, дип сорагач, һич кенә дә зарланмады Люция апа.

– Алар янында йөреп, көннән-көн яшәрәм мин. Тормышларына тыкшынмыйм, барысын да үзләре беләләр. Кызларым ир бала эшен дә бик теләп башкара. Кечкенәдән әтиләре артыннан калмадылар: җирен дә казый, чебиен дә үстерә, кайсы инструментның кайда ятканын да беләләр. Күбәү бит алар: ул арада башкалары аш-су янында йөри. Без өйрәтеп торабыз.

Дүртенче кызларын малай булыр дип көткән Кәлимуллиннар. Билгеле, малай да үстереп карыйсылары килгән. Хәзер Люция апа: «Белмим, малай үстерә алмас идем мин. Кызлар башка төрле бит ул», – ди.

Бала тәрбиясе – байлыктан әһәмиятле, дигән халык. Кыз бала тәрбиясе – бигрәк тә. Люция апа белән дә шул хакта сөйләштек:

– Балаларыма яхшы тәрбия бирә алдым дип уйлыйм, Аллага шөкер. Барысы да акыллы, тәрбияле, мәрхәмәтле. Ике тапкыр үлемнән калдым. Ул чакларда алты кызым, өч киявем дә көн-төн больница юлын таптады. Табиблар шакката иде. Башка чакларда да һәрчак янымда алар. Шатлыгын да, кайгысын да бергә кичерәбез. Ишле гаилә булгач, туган көннәр дә күп бит, бик еш җыелабыз. Безгә инде энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк. Игътибарлары кадерле, – ди ул.

Яннарындагы өч кызларының берсе Алсинә исә үзен еш кына апалары белән бутауларын әйтте. Холыклары төрле булса да, йөз-кыяфәткә охшаш икән кызлар:

– Апаларым белән бик еш бутыйлар. Кайчак үпкәләп тә куям. Өйдә бер-беребез арасында ачуланышулар да булгалый, билгеле. Көнләшү дә юк түгел. Алары да шаярып кына. Туганнарымның һәркайсын якын күрәм, – дип сөйләде ул.

– Кечкенәсе шундый үзсүзле! Балалар бакчасында узган бәйгеләрдә беренчелекне алмаса, ачулана. Аңа икенче дә, өченче урын да ярамый. Беренче урын алганчы йөри дә, аннан гел катнашмый. Шушы җитә, янәсе, – дип уртаклашты әниләре.

Кызлы гаилә нинди соң ул, дип сорагач, Люция апа бераз гына уйланды да: «Кызлы гаилә – бәхетле гаилә!» – диде. Бала – җәннәт чәчәге шул. Ул чәчкәләрең сылу кызлар булса, икеләтә бәхет.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү