Бик тәмле итеп каз пешерү ЫСУЛЫ

10 литрлы бер чиләк (эмальле) суга яки кәстрүлгә 1 кило тоз, 8-10 данә түгәрәк кара борыч, 2-3 дәфнә яфрагы салып кайнатабыз.

Суынгач, тозлыкка башта 2-3 тырнак сарымсак (изеп) һәм каз (яңа суелган булса, тагын да әйбәтрәк – искиткеч тәмле булачак) салабыз. Салкынчарак урында 3 көн тотабыз.

Шуннан казны тозлыктан алып, кәгазь сөлге (яки чиста тастымал) белән корытабыз. Каз эченә аджика сылап, берәр алма, әфлисун, 2–3 кара җимеш һәм өрек тутырабыз. Өстен очлы озын таякчыклар («шпажка») белән эләктергәләп куябыз. Казны полиэтилен җиңсәгә урнаштырып, 2 сәгатькә газ миченә озатабыз. Аннан инде җиңсәне ачып, 30 минут чамасы кыздырып алабыз.


Фикер өстәү