Владимир Путин кишер һәм бәрәңгегә бәя артуны аңлатты

Росиия Президенты халык соравына җавап бирүен дәвам итә. Путинга махсус кушымта ярдәмендә видео да яздырып булуын хәбәр иткәннәр иде.

Видеомөрәҗәгатьләрнең берсен азык-төлек кибетеннән яздырганнар. Бер хатын-кыз, ни өчен ерактан кайткан банан, күрше өлкәдән килгән кишердән арзанрак дип кызыксынган. Ул хәтта кибеттәге бәяләрне дә күрсәтә: банан 79, кишер 110 сум.

Бәрәңге һәм кишергә бәяләр артуны Путин Россиядәге уңыш аз булу, җитмәү белән аңлатты. Ул киләчәк уңыш бәяләрне киметер, хәлне үзгәртер дип өметләнә.


Фикер өстәү