«Столото» дәүләт лотереяләрен таратучы Казанда 50 млн сум откан җирле кешене эзли. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
«6 августта кич 3571 тираж барышында «Спортлото «4 из 20» суперприз — 50 млн сум уйнатылды. Җомга киче Казаннан лотерея катнашучысы өчен уңышлы булды, — дип сөйләделәр компаниядә.
Әмма җиңүче әлегә акча артыннан килмәде, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Билгеле булганча, ул «Столото» сайтында 100 сумга бәхетле билет алган.