QR-кодлар бетерелә?!

Бер тәүлектә – 3,6 мең очрак! Соңгы бер көндә Татарстанда әнә шулкадәр кеше коронавирус йоктырган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 2,3 тапкыр күбрәк, ди белгечләр. Гыйнвар ае белән чагыштырганда исә февральдә бу мәкерле чирне йоктыручылар саны 19 тапкыр (!) арткан.  

Хәзерге вакытта республикада «омикрон» штаммының 334 очрагы ачыкланган. Авыручылар саны арту белән «больничный»ны электрон рәвештә генә ачуга да сорау арткан. Аны «122» хезмәтенә шалтыратып эшләп була. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, бүген республикада дистанцион рәвештә 3 меңгә якын «больничный» ачылган. «Бу уңайдан безгә барлыгы 4,4 мең гариза килеп ирешкән иде. 2,3 мең кеше хастаханәгә бармыйча гына «больничный» ачтырды», – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашуда. Әмма бу телефоннан шалтыраттың да сиңа автомат рәвештә «больничный» бирелде дигән сүз түгел. Аны дистанцион рәвештә бирергәме, әллә инде хастаханәгә барып ачаргамы икәнлеген сезнең белән телефон аша сөйләшкән белгеч хәл итә.

Хәзерге вакытта Татарстанда коллектив иммунитет 80,31 процент тәшкил итә. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын – 2466602 кеше ясаткан. Министр урынбасары вакцинаның ике компонентын да ясатканнан соң алты айдан ревакцинация ясатырга кирәклеген дә искәртте. Әлегә ул тиешле дәрәҗәдә түгел дип саный белгеч. «1 августка Татарстанда 620445 кеше прививка кадаткан булган. Хәзер аларның ревакцинация үтәр чагы җитте. Бүген нибары 229500 кеше генә кабат вакцина ясаткан. Бу бик аз», – диде Жаворонков журналистлар белән очрашуда. Билгеле булганча, ел башыннан 12–17 яшьлек үсмерләргә дә коронавируска каршы вакцина ясала башлады. Хәзерге вакытта Татарстанда 1750 яшүсмер ковидка каршы прививканың беренче компонентын ясаткан.

Сүз уңаеннан, якын арада Татарстанда QR-кодлар да бетерелергә мөмкин. Любовь Авдонина хәзерге вакытта әнә шул мәсьәләнең дә каралуын искәртте. «Әлеге мәсьәлә кайсы да булса чикләүләрне бетерү яки гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә каралачак», – дип ышандырды ул.


Фикер өстәү