Айдар Габидуллин: «Ул миннән дә, үзеннән дә рәхәтләнеп көлә белә»

– Яшь чакта башымда билгеле бер хатын-кыз образы юк иде. Ник дигәндә, ул чакларда фикер бик тиз үзгәрүчән булган, 15 яшьтә бер төрле кызлар ошаса, 16да бөтенләй башкаларына күз төшкәләде. Ләкин кызлар белән очраштыргалап алганда, менә бу кыз белән гомер итә алмаячакмын, дип уйлый идем. Ягъни искәрмәләр ысулы кулланырга ярата идем.

Ә Айназ белән тәүге тапкыр очрашуда башыма «Менә бу – минем булачак хатыным» дигән уй килде. Кисәк кенә булды ул. Әти-әнисе белән ничек танышырга, аларга ничегрәк ошарга – башымда шул сораулар кайнады. Айназ мине саф татарча сөйләшүе белән җәлеп итте. Менә китапларда язылган, спектакльләрдә күрсәтелгән чын татар хатын-кызларына хас бөтен сыйфатлар да бар инде  анда. Ул – бик зәвыклы, мөлаем хатын-кыз. Мине тыңлый, ишетә һәм аңлый, кирәк чакта тыйнак була белә. Сөйләшүе, үз-үзен тотышы белән ничек җәлеп итте, әле дә үзенә гашыйк итеп тора.

Яши торгач, тормыш иптәшеңнең билгеле бер сыйфатларын аеруча хөрмәт итә башлыйсың. Айназ, гаиләдә ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, аның яисә минем кәеф шәптән булмаса, артык күпертми. Без тирәнгә җибәрмибез, бер әйтәбез дә бер-беребезгә карап елмаябыз. Шулкадәр «тозсыз» әйбер әйтеп куйсам да, ул минем шаяртуларымны аңлый. Ул миннән дә, үзеннән дә рәхәтләнеп көлә белә. Минем өчен бу бик мөһим.


Фикер өстәү