Табиб стрессның сәләмәтлеккә файдалы булуын әйткән

Стресс организм өчен файдалы да булырга, аңа зыян да салырга мөмкин. Мясников исемендәге кардиология фәнни-тикшеренү институты хирургы Олег Сапельников «Российская газета” хәбәрчесенә шулай дип сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, стресс, биологик механизм буларак, организм өчен бик кирәк. Тыныч вакытта кешенең сулышы акрын, кан басымы нормада булса, стресс вакытында организм бер “йодрык”ка тупланып, йөрәк тибеше көчәя, адреналин бүленеп чыга. Шул рәвешле кыска вакытлы стресс иммун системасын көчәйтеп җибәрә, уку-өйрәнү һәм мәгълүматны оту сәләтен яхшырта.

Әмма организм даими рәвештә курку хисе кичерсә, йөрәк үзен аямыйча эшли. Киләчәктә бу сәламәтлеккә начар тәэсир итеп, йөрәк авыртуына китерергә мөмкин. Даими стресс халәтендә яшәү инсульт куркынычын – 2-4 тапкыр, йөрәк-кан тамырлары авыруы сәбәпле үлү куркынычын – 2 тапкыр арттыра.

Бүгенге кешегә стресс халәтен бик еш кичерергә туры килә. Эштә дә, өйдә дә, яңалыклар укыганда-тыңлаганда да сагалый ул. Нәтиҗәдә яшьләрдә дә йөрәк авырулары барлыкка килә, дигән табиб.

Олег Сапельников тынгысызлык-курку хисенннән сулыш күнегүләре ярдәмендә котылырга киңәш иткән (сулыш алганнан соң 4-6 секунд сулышны чыгармыйча торырга һәм, сулышны чыгаргач, 4-6 секундтан соң кабат сулыш алырга, шуны берничә тапкыр кабатларга). Ул шулай ук йога һәм медитация белән даими шөгыльләнүнең бик файдалы булуын әйткән. Даруларга килгәндә, белгеч белән киңәшләшкәннән соң гына ниндидер препарат кулланырга мөмкин булуын искәрткән.


Фикер өстәү