Сугыш чорында ятим калган Гомер абый: Әтисез үсү үзен һәрчак сиздерде

«Сугыш чоры ятимнәре турында язучылар, зарланучылар шактый, ләкин колак салучылар гына юк. Хөкүмәт җитәкчеләре безнең гозерне искә алмыйлар. Бәлки аларның әтиләре сугыш кырында башларын салмагандыр яки, сугышта булып та, исән-сау әйләнеп кайткандыр, әтиләр канаты астында рәхәттә яшәгәннәрдер. Син авыл ветераннары рәисе буларак, шул турыда яза алмассыңмы дип килдем», – дип сөйләнә-сөйләнә килеп керде Гомер абый.

– Әтием Миңнегалиев Махубрахман Миңнегәрәй улы 1909 елда Кормаш авылында туган. 1941 елның июнендә ике баланы һәм әнине калдырып, фронтка киткән. Сеңлемә  – яшь ярым, ә миңа алты яшь иде. Ул көнне мин яхшы хәтерлим. Урамда шаулашкан тавышлар ишетелде, йөгереп  чыктык. Капкаларга ниндидер кәгазьләр ябыштыралар, Герман сугыш башлаган икән, дип елашалар.

Әтигә сугышка китәргә дигән хәбәр килде. Көн матур иде. Әнигә ияреп, әтине озатырга Теләнче Тамакка бардым, елап калдык. Киткәннән соң  ике генә хаты килде, шуннан соң хәбәр алмадык. Сеңлем декабрь аенда вафат булды. Авыргач, аны больницага җибәрмәделәр, чөнки әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде дә эшләде. Әни мескен, колхозда «таяк»ка эшләп, түзә алмаслык авыр шартларда, ачлы-туклы, өшеп-туңып, мине тәрбияләде. Фронт өчен дип төрле заемнар җыя башладылар. Әни өйгә кайткач, күз яшьләре түгеп, ул акчаны каян, ничек итеп табып түләргә икән дип аптырый иде. Һәр көнне кәнсәләргә чакырып интектерәләр, эштән арып кайтып, ял итәргә дә вакытлары калмый иде. Ул елларда күргән газапларны искә төшерсәм, әле дә тетрәнеп куям. Ничек кенә исән калганбыз икән?

Салам түбәле, ярым җимерек өйләрдә кышкы зәмһәрир салкыннарда салам ягып (анысы да юк бит әле аның, фермадан маллар астына җәйгән саламнарны алып), ачлы-туклы яшәп, интегеп, бер телем ипигә зар булып яшәвемне һич тә оныта алмыйм.

Сугыш елларында безне табигать кенә коткарып калды, туендырды. Болыннан  кузгалак, песи борчагы, кукы, кычыткан, балтырган, яз көне черегән бәрәңгедән кәлҗемә ашап тукландык. Әрәмәдән шомырт җыйдык. Язны, җәйне түземсезлек белән көтеп ала идем.

Әти сугышка кадәр ат караучы булып эшләде. Мин дә аның янына барып, колыннарга, атларга карап соклана идем. Әти сугышка киткәч, әнигә дә  карарга насыйп булды. Кышын коедан чиләк белән су алып, атларны эчертәләр, җәй буе көтү көтәләр иде. Ул вакытларда мин дә атка атланып, әзрәк әнигә ат куышырга ярдәм итә идем.

1945 елда сугыш беткәч, солдатлар кайта башладылар. Мин дә урамга йөгереп чыга идем дә әтине каршылармын дип өметләнә идем. Гомерем буе әтине көтеп яшәдем. Һавадан самолетлар очкан чакта, әти кайтмый микән дип, артыннан чаба идем. Мин генә түгел, авылыбызда әтисез калган балалар барыбыз да  яу кырыннан кайтмаган әтиләрне көтеп яшәдек. Аларның кабере  дә юк бит. Кайда, кайчан, ничек үлгәннәре турында да белмибез.

Әтисез үсү үзен һәрчак сиздерде. Мәктәптә яхшы укысам да, әнине ташламадым, белем алуны дәвам итә алмадым. Әнигә кирәк булыйм, дидем, алар бернинди ярдәм күрмичә үлеп киттеләр бит. Урыннары оҗмахта булсын.

1947 елда июль башында безнең өйгә колхоз кәнсәсен күчерделәр. Шул елдан башлап, мин ныклап эшкә керештем дә инде. Эшләргә бик яраттым, үҗәт, тәвәккәл булып үстем. Әти урынына калган малай буларак, төрле һөнәрләргә өйрәндем, дөресрәге, тормыш мине үзе өйрәтте, 60 елдан артык хезмәт куйдым. Өйләнеп, өч малай, ике кыз тәрбияләп үстердек. Өч улым да армия хезмәтендә булдылар. Кече улым Раиф Әфган сугышында катнашты. Ул вакытта тынычлап йоклау да эләкмәде.

Сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә балалары дәгъва итә ала дип әйтелгәч, мин дә көттем, ләкин нәтиҗәсе генә булмады. Әтиләре сугыштан кайтып, әтиле булып яшәгәннәргә фатирлар, машиналар, югары пенсияләр бар. Тол хатыннар, төрле хәйләләр корып, ялган белешмәләр юллап, һаман да фатир алалар. Ләкин бу фатирлар балаларына калгач, туган белән туганнар ызгышып-талашып беттеләр, хәзер бер-берсе белән аралашмыйча, дошманлашып яшиләр. Бәлки, алар үлгәч, фатирларын кире кайтарырга кирәк булгандыр? Ел саен Җинү бәйрәмендә күпме ярдәм оештырыла. Бәлки без ятимнәргә дә өлеш чыкса, начар булмас иде. Безнең ни гаебебез бар соң?  Әтиләребез шушы якты, матур, мул тормыш өчен көрәшеп һәлак булдылар бит. Ул басуларда, окопларда, сазлыкларда, елгаларда үлеп калган солдатларны кемнәр генә барлап бетерсен инде? Кайберләренең каберләре дә билгесез бит. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый, дисәләр дә, хәбәрсез югалганнарны нигә онытабыз соң?

Сугыштан соң авылларны, шәһәрләрне аякка бастырган буын түгелме соң без? Әйе, без сугыш яраларын дәваладык, әмма «җәннәт» бакчасында уйнап үсмәдек. Өлкәннәр белән бергә сугыш камытын бик иртә кидек, ач-ялангач килеш колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында эшләдек, урман кистек, торф чыгардык, көнне төнгә ялгап эшләдек. Әмма бу чор балаларына чират һаман җитми, дәүләт аларны күрмәмешкә салыша. Әтиләре кайтмаган ятим балалар дәүләт тарафыннан бәяләнә алмаганга, бик рәнҗи. Хәзер өлкән яшьтә булсак та, күңелләр һаман китек. Инде без дә 90га җитеп киләбез. Сугыш ятимнәре бармак белән генә санарлык калды. Мәсәлән, Кормашта – берәү, Шәрләрәмәдә – дүртәү.  Сугыш чоры балалары барлыгы кырыклап булса да (бу өч авылга – Шәрләрәмә, Сөлек, Кормаш),  ятимнәре 7–8 генә калды. Тыл ветераннары да  елдан-ел сирәгәя. Аларның да саны 16 гына.

Хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, ачлыкта да яшәмибез анысы, әмма барыбер хәтер кала. Без – сугыш чоры балалары әтиләребез өчен ярдәм көтеп калабыз. Бу сүзләремне 1933 елдан башлап туган балалар исеменнән әйтәм.

Гомер абый бу язманы газетага җибәрүемне үтенде. Сөйләгәндә күзләреннән аккан яшьләрен тыныч кына кабул итә алмадым, ризалаштым. Башыннан үткән кешегә Алла ярдәм бирсен, яңадан сугышлар күрергә язмасын дигән теләктә калам.

Роза Шәйгарданова.

Сарман районы


Фикер өстәү