Хәлсезлектән алоэ коткара — төнәтмә ясау рецепты

Бу очракта алоэ гөле ярдәмгә киләчәк. Моның өчен ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3–4 лимон согы кушып болгатырга да шуны көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы эчәргә кирәк. Туберкулез вакытында 100әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгатып, шуны көненә 3 тапкыр 1әр стакан кайнар сөткә 1әр аш кашыгы салып эчәргә кирәк. Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызсаң да нәтиҗәсе озак көттермәс. Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куярга кирәк.


Фикер өстәү