Казанда Пушкин һәм Тукай иҗаты турында күргәзмә ачылган

Казанда Тукайның Әдәби музеенда “Пушкин һәм Тукай: Алтын әтәч” күргәзмәсе ачылган. Ул Александр Пушкинның тууына 225 ел һәм Габдулла Тукайның “Алтын әтәч” әкиятенә 116 ел тулуга багышланган. Экспозициядә Татарстан Милли музее фондларында сакланучы ХХ гасыр башында дөнья күргән газеталар, китаплар, иллюстрацияләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә “Пушкин картасы” белән керергә мөмкин, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы.

“Музей 1986 елда бөек татар шагыйре, әсәрләре татар шигърияте һәм дөнья мәдәниятенең алтын фондына кергән Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ачылды. Аның коллекциясендә Габдулла Тукайның исән чагында дөнья күргән китаплары һәм фотосурәтләре, шагыйрь белән хезмәттәшлек иткән газеталар һәм журналлар, шәхси әйберләре, документлар, үлгәннән соң Тукайның битеннән алынган маска саклана. Иң кыйммәтле экспонатлар – шагыйрьнең шәхси әйберләре. Алар арасында – үреп ясалган юл кәрҗине, көмеш каптырмалар, Тукайның 1912 елда Петербургта карандашлар кую өчен сатып алган тимер стаканы”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.

Габдулла Тукайның “Алтын әтәч” әкияте 1908 елда басылып чыккан. Автор китапның беренче битендә Александр Пушкинның “Сказка о золотом петушке” дигән әсәре нигезендә язылуын күрсәткән. Китап 100 елдан соң, шагыйрьнең исән чагында чыккан китабы битләренең күчермәләре белән. кириллицада яңадан бастырып чыгарылган. Күргәзмә 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

“Пушкин картасы” программасы – яшьләр өчен билгеләнгән банк картасы. Аның белән мәдәни чараларга билетлар сатып алырга мөмкин. Дәүләт картага 5 мең сум күләмендә акча күчерә. Карта ияләре илебездә төшерелгән киноларга да билетлар сатып алырга мөмкин. Банк картасы Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлдә булып килә. Аны алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. “Пушкин картасы” илкүләм проект максатына нәтиҗәлерәк ирешү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү