Җиләк утырту серләре

Җимеш агачлары, җиләк куаклары утырту вакыты җитеп килә. Шуны истә тотып, «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кура һәм бакча җиләген утырту, тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

Сорты. Җиләктән мул уңыш алу өчен иң элек сортын дөрес сайлап алырга кирәк. Безнең шартларда «Гусар», «Оранжевое чудо» (ремонтант сорт), «Золотая осень» (эре һәм тәмле) сортлары бик яхшы үсә. Елына ике тапкыр уңыш җыярга теләүчеләр «Брянское диво» яки «Атлант» кебек ремонтант сортларны сайлап алырга мөмкин.

Бакча җиләгенә килгәндә, бездәге климат шартлары «Белоснежка» (иртә өлгерешле), «Елизавета 2» (ремонтант), «Любава» (универсаль) сортлары өчен бик кулай. Ә инде тәҗрибәсезрәк бакчачылар авыруларга каршы нык торучан, мул уңышлы «Фестивальная» яки «Зенга Зенгана» сортларына өстенлек бирә ала.

Туфрагын әзерләү. Кура һәм бакча җиләге, күп кенә башка культуралар кебек үк, уңдырышлы туфракны ярата. Утыртканчы, җирне, компост яки тирес кертеп, әйбәтләп казырга кирәк. Әче туфракка известь яки агач көле өстәү әйбәт. Шулай ук чәчү әйләнешенә дә игътибар итәсе. Җиләкне бер урында 4–5 елдан артыграк үстерү киңәш ителми. Юкса туфрак ярлыланып, корткычлар нык үрчеячәк.

Тәрбияләү. Кура һәм бакча җиләге даими рәвештә су сибеп торуга мохтаҗ. Аеруча  чәчәк атканда һәм җимеш биргәндә. Шул ук вакытта, тамырлары черемәсен өчен, чамадан тыш сипмәскә һәм яфраклары, җиләкләренә су тидермәскә. Ә инде дым саклау өчен һәм чүп үләннәргә каршы мүлчәләү бик файдалы булачак. Моның өчен куак тирәсенә салам яки пычкы чүбе җәяргә мөмкин.

Туфракка минераль ашлама кертүнең дә җиләккә уңай тәэсире зур. Язын утыртыр алдыннан – азотлы, чәчәк атканда һәм җимеш биргәндә калийлы, фосфорлы ашлама кертү әйбәт булачак.

Җиләк куакларында корткычлар һәм авыруларның булу-булмавын да даими күзәтеп торырга кирәк. Аларга каршы «Алирин», «Фитоспорин» кебек биологик препаратлар кулланырга мөмкин.

Файдасы. Кура һәм бакча җиләге – чын мәгънәсендә витамин оясы. Аларда С, А, Е, В төркеменә керә торган витаминнар, шулай ук тимер, калий, магний күп. Шул ук вакытта салицил кислотасы ялкынсынуга каршы, югары тән температурасын төшерү үзлегенә ия.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү