Югалган самолетның кыйпылчыкларын шәһәрдән 15 чакрым ераклыкта тапканнар

“Ангара” авиакомпаниясенең Благовещенскидан Тындага очучы “Ан-24” самолеты Амур өлкәсендә Тында аэропорты янында югалган иде.

Лайнер ниндидер төзексезлек килеп чыгу турында хәбәр бирмәгән, әмма элемтәгә чыкмый башлаган. “Росавиация” МЧС һәм башка хезмәтләр белән берлектә Тындадан 15 чакрым ераклыкта һава судносының ут капкан фюзеляжын тапкан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, исән калучылар юк, дип хәбәр итә "Ведомости".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре