Рөстәм Миңнеханов: «Нык гаилә – Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, тарихи мирасны ихтирам итү ул»

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәт итүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Тантана театрлаштырылган кереш өлешеннән башланды.
Рәис, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, гаилә – көчле ил нигезе, дип басым ясап әйтте.

«Бүген – Республика көне алдыннан, бу залга гаилә тормышы юбилярлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән күпбалалы ата-аналар җыелды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Гаилә – көчле ил нигезе. Бөтен ил күләмендә игълан ителгән Ватанны саклау елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу елында балаларны сугыш геройлары һәм заман геройлары үрнәгендә тәрбияләү, аларга күп милләтле илебезгә хас булган традицион кыйммәтләрне сеңдерү аеруча мөһим».

«Нык гаилә – Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, тарихи мирасны ихтирам итү ул. Ата-ана хезмәте иң зур хөрмәткә лаек. Сез гаиләнең һәм Ватаныбызның горурлыгына әйләнүче лаеклы, көчле рухлы балалар тәрбиялисез», – диде Татарстан Рәисе, чарага чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Илебезнең абруе якларга әзер булган чын мәгънәсендә саклаучылар – уллар үстергән барлык аналарга түбәнчелек белән баш иям. СВОда катнашучы хәрбиләрнең хатыннары һәм гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем киләм. Сезнең ныклык, сабырлык, теләктәшлегегез хәрбиләребезгә үз бурычын лаеклы төстә үтәүгә ярдәм итә. Сез – аларның нык тылы һәм илһам чыганагы. Көчегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт!» – дип мөрәҗәгать итте ул СВОда катнашучыларның гаиләләре вәкилләренә.

«Күпбалалы гаиләләребезгә сокланабыз һәм аларны нык ихтирам итәбез. Сез – эчкерсез ярату һәм игелеклелек үрнәге. Сезнең изге күңелле булуыгыз һәм кайгыртуыгыз дөньяны яхшыракка әйләндерә», – диде Рөстәм Миңнеханов күпбалалы ата-аналарга.

Татарстан Рәисе быел яңа социаль ярдәм чаралары кертелүен дә билгеләп үтте. Болар –күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясен 30 процентка компенсацияләү, көндез белем алучы студент кызларга йөклелек буенча учетка куелган очракта 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү һәм башка чаралар.

Тантана барышында Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Россиянең дәүләт бүләге – «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнделәр:
5 балага ия булучы Роза һәм Ришат Вәлиәхмәтовлар (Әлмәт районы);
4 балага ия булучы Ольга һәм Михаил Мешалкиннар (Түбән Кама районы);
5 балага ия булучы Рәмзия һәм Рәфыйк Йосыповлар (Казан шәһәре).

Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә – «Ата-ана” фидакарьлеге» медале белән бүләкләнделәр:
11 бала тәрбияләүче Минзилә һәм Ирек Галиевләр (Арча районы).

Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Ана даны» медале белән бүләкләнделәр:
5 балалы Наталья Исаева (Әлки районы);
5 балалы Айгөл Ташевцева (Биектау районы);
7 балалы Ләйсән Чернышева (Чистай районы);
6 балалы Резедә Абдулвәлиева (Азнакай районы);
5 балалы Лилия Гыйльметдинова (Лениногорск районы);
5 балалы Гөлнара Рәфыйкова (Саба районы).

Чара бергәләшеп фотога төшү белән төгәлләнде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларның "нацпроект"

Көн хәбәре