Рөстәм Миңнеханов Илдус Зариповка Лаеш районын җитәкләргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы башлыгы постына Илдус Зарипов кандидатурасын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Илдус Фатыйхович кандидатурасын Татарстан Президенты республиканың Лаеш районы башлыгы вазифасына тәкъдим итте», — дип хәбәр итте депутатлар алдында чыгыш ясаганда Алексей Песошин.

Ул элек Илдус Зарипов җитәкчелегендә Теләче муниципаль районы социаль-икътисади үсештә уңышларга иреште, диде.

 «Татар-Информ»


Фикер өстәү