10 минутта әзер була торган салат РЕЦЕПТЫ

Көтмәгәндә кунаклар килеп төшсә, табынга куярга әллә ни булмаса - шушы салатны ясап куегыз.

Кирәк булачак:

Консервланган фасоль — 1 банка
Пекин (гадәти кәбестә дә ярый) кәбестә - 300-400 г
Пешкән (яки ысланган) тавык - 300 г
Суган -1
Тоз, кара борыч
Каймак һәм горчица

Бар ингредиентларны саламлап турыйбыз һәм 1 кечкенә кашык горчица һәм 3 аш кашыгы каймак салып болгатабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

киңәш файда салат

Көн хәбәре