Әфлисунның җимеше генә түгел, кабыгы да файдалы. Аннан төнәтмә ясау өчен, әфлисун кабыгына кайнаган су салып, ут өстендә 5 минут тотарга кирәк. Аннары шуны суытып, сөзеп, тәменчә бал яисә шикәр комы өстәсәгез дә була. Әлеге төнәтмә ашкайнатуны яхшырта, ашау-эчү теләген бетерә, эч күбүгә юл куймый. Әфлисун кисәкләре арасындагы ак җепселләрдә кан тамырларын ныгыта торган шикәр кушылмалары бар. Шуңа күрә аларны чистартырга кирәкми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез