«Монда рәхәт!» Татарстанга килгән туристлар әнә шулай ди. Аларның күбесе – республикага кабат ял итәргә килүчеләр. Безгә гаиләләре, балалары белән әйләнеп кайталар. Җәйнең кыл уртасында Казан Кремлендә алма төшәрлек тә урын юк әнә. Бай тарихлы һәм кунакчыл Татарстан туристларны нәрсәсе белән җәлеп итә? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
Бауман урамы
Бауман урамы – Казанның кеше иң күп йөри торган урыннарының берсе. Җәяүлеләр урамына кунак алып килергә дә оят түгел. Адым саен ашау-эчү, сувенир кибетләре, урамның буеннан буена музыка яңгырый, әле монда, әле тегендә йә уен уйнарга, йә маймыл белән фотога төшәргә тәкъдим итәләр. Акчаң җитсә, рәхәтләнеп күңел ач!
Туристлар да күп биредә. Марина һәм Игорь Сергеевлар кызлары белән Красноярск краеннан килгән. «Татарстанга беренче тапкыр гына килүебез түгел. Сездәге тарих һәм мәдәният бик ошый», – ди гаилә башлыгы. «Сезнең милли ризыкларыгызга да «бишле» куябыз. Без, мәсәлән, гөбәдиягә гашыйк, – дип сүзгә кушылды Марина. – Былтыр Казанга килгәч, шәһәрне аркылыга-буйга йөреп чыктык. Быел маршрутны бераз үзгәрттек. Алдан ук Зөя шәһәр-утравына сигез сәгатьлек экскурсия сатып алдык. Утрауга автобус белән алып баралар, Идел буйлап теплоходта кайтачакбыз. Ташлама белән экскурсия өчебезгә 7,5 мең сумга төште. Вакыт калса, Болгарны да күрәсебез килә».
Мәтрүшкәле татар чәен дә мактады Казан кунаклары. «Кайда бар соң ул?» – дип сорагач, сувенир кибетенә төртеп күрсәттеләр. Саубуллашып, туристлар – Бауман урамы буйлап алга таба, мин кибеткә юл тоттык. Чыннан да, кунакларга нәрсә генә тәкъдим итмиләр биредә: милли бизәк төшерелгән оек – 190 сум, учка сыярлык йомшак «Казан мәчесе» – 250 сум, Колшәриф мәчете төшерелгән күзлек савыты – 500 сум, ярты килограммлы чәкчәк 480 сум тора. Мәтрүшкәле, бөтнекле, чамбырлы, карлыган яфраклы чәйләр дә саталар. Милли бизәкле тартмага тутырылган 12 пакетлы чәй 320 сум тора. Бәяләр әллә ни кыйммәт түгел. Сувенир кибетләрендә татар телендәге язулар да күңелгә май булып ятты.
Бауман урамының тагын бер яңалыгы – чат саен самокатта йөрергә ярамый дигән юл тамгалары куйганнар. Шуңа күрә бәрдереп китмәсеннәр дип борчыласы юк.
Җәяү йөри торгач, тамак та тиз ача. Биредәге кафеларның берсендә «татарча» ит белән бәрәңге боламыгы – 324 сум, кыстыбый – 170 сум, чәй 40 сум тора.
Казан Кремле
Казанга килгән туристлар чыдасын гына! Үзәк стадион яныннан Кремльгә кадәр менеп җиткәнче өч тапкыр «үзенчәлекле экскурсия» тәкъдим иттеләр. «Шәһәр буйлап машинада шәхси тур оештырам. Казанның тарихи урыннарын, заманча корылмаларын күрсәтәм. Ике сәгатьтә машинада бөтен шәһәрне әйләнеп чыгабыз», – ди үзен Вадим дип таныштырган егет. Казан «бөке»ләре турында белми дип уйлады, ахры. Кабан күле буен да, «Казан» гаилә үзәген дә, Хөкүмәт йортын да күрсәтергә вәгъдә итте ул. Экскурсия бәясе – 6 мең сум. «Шәһәр турында кем сөйләячәк?» – дип сорагач, үзе йөртүче дә, үзе экскурсовод та икәнен әйтте. «Ә сез Казан турында бу кадәр кайдан беләсез?» – дип төпченгәч, тел төбендә ни ятканын сизде булса кирәк: «Шәхси мәгълүматны таратмыйм», – дип борылып ук китте әңгәмәдәшем.
Казан Кремлендә экскурсияләр 250 сумнан башлана. Билет сатып алырга чират хәтта. Диана һәм Тимур Уразаевлар Казанга Чабаксардан килгән.
– Хәзер чит илгә бару бик мәшәкатьле, юлламалар да кыйммәт, ә ял итәсе килә. Шуңа күрә быел ил буйлап кына сәяхәт итәргә булдык. Кая барырга дип озак сайланырга да туры килмәде. Казанны күптән күрәсебез килгән иде. Биредә Киләчәк Уеннары, БРИКС уеннары узганын, Казанның спорт башкаласы икәнен беләбез, – ди гаилә башлыгы. – Иң беренче эш итеп Кремльгә килдек. Кол Шәрифкә кердек. Авышкан Сөембикә манарасын тотып торган булып фотога төштек. Барысы да ошый, кыскасы. «Чын татар» дигән футболка да алып кидем әле. Кем икәнемне белеп торсыннар.
Кремль яр буе
Биредә балалар белән ял итүчеләр күбрәк. Өлкәннәр Казансу манзарасы белән хозурланган арада, бала-чага, эсседән котылырга теләп, фонтаннарда чыр-чу килә. Телисең икән, йөреп килергә веломобиль, кечкенәрәкләргә карусельләр дә бар. Бәяләре уртача 300–500 сум тора.
– Казанга өченче тапкыр киләбез, беренче килүебездә икәү генә булсак, бу юлы – бишәү, – ди Екатеринбургтан Елена һәм Олег Багдановлар. – Төпчек кызыбызга бер яшь тә тулмаган әле. Казан – гаилә белән ял итү өчен яхшы шәһәр. Балалар Бауман урамында Казан мәчеләренең тарихын кызыксынып тыңлады. «Туган авылым»да гаиләбез белән өчпочмак пешерү буенча мастер-класста катнаштык. Хәзер биредә «сәпид»ләрдә куабыз. Өстәвенә Казанда чын җәй дә әле.
Биредә ашау-эчүгә бәяләр генә кыйммәт булудан зарланды гаилә башлыгы. «Казан Кремлендә 120 сум торган токмач ашы монда 300 сумнан артык тора», – ди ул. Бераз тынып торгач: «Ял кәефе кадерлерәк», – дип тә өстәде.
«Ашаган чүпне атарга урын юк»
Былтыр 4 миллионнан артык турист кабул иткән республикабызның үзенчәлекләре, безгә килүче туристлар турында экскурсовод Раушания МИҢНУЛЛИНА белән сөйләштек.
– Татарстанга килүче туристлар елдан-ел үзгәрәме?
– Ун ел түгел, хәтта биш ел элек Татарстанга килгән турист белән бүгенге кунакларыбыз аерыла. Беренчедән, хәзер гаиләләре белән килүчеләр күбрәк. Алар безгә балалары, оныклары, йә булмаса, дуслары белән кабат әйләнеп кайталар. Минем җиденче тапкыр килгән туристларым да бар. Шунысын да әйтик: хәзерге турист акчалы. Аңа вакытны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрергә кирәк. Шуңа күрә бездәге спа-салоннарга да ихтыяҗ бар. Элек күп дигәндә ике-өч көнгә килсәләр, хәзер күбрәк тоткарланалар. Мәсәлән, бүген ике сыйныфташны каршы алам. Аларның берсе – Мәскәүдән, икенчесе чит илдән килә. Казанда очрашып, бездә биш көн торачаклар. Димәк, аларга музейлар да, рестораннар да, балалар өчен күңел ачу урыннары да кирәк булачак. Туристлар Казанда су коенырга да тели. Моның сәбәпләре билгеле: элек халык күбрәк чит илдә ял итсә, хәзер эчке юнәлешләрне сайлый.
– Туристлар кайдан килә, аларны нәрсә кызыксындыра?
– Безгә дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Татарстанны яраталар, чөнки бездә яшәү өчен бөтен шартлар да бар, диләр. Туристларга климат та ошый. Барыннан да бигрәк, Казан Кремлен күрергә телиләр. Бауман урамы да үзенә җәлеп итә. Соңгы арада Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә барырга теләүчеләр артты. Музейларыбыз да бик эчтәлекле. Изге Болгарга экскурсиядән шаккатып кайталар. Зөя шәһәр-утравының архитектурасы, табигате бик матур. Татарстаннан иң беренче чиратта чәкчәк, казылык һәм Казан мәчесен алып китәләр.
– Тагын да күбрәк кунак кабул итү өчен нәрсә җитми?
– Татарстанга килүче туристлар саны елдан-ел арта. Әмма без моңа бик үк әзер түгел әле. Шул ук чисталык мәсьәләсе аксый. Элегрәк Бауман урамында бу кадәр турист йөрми иде. Былтыр, җәяүлеләр урамы ник бу кадәр пычрак соң, дип аптырадык. Эш шунда ки: урамны көнгә бер – иртән себерергә квота бирелгән. Ә аны иртә-кич җыештырырга кирәк. Урам себерүчеләрдән зарланабыз, тик көне буе себерке күтәреп йөрсәләр дә, аларның хезмәт хакы шул ук бит. Урналарны арттырырга кирәк. Кичә генә Игенчеләр сарае каршында туристларым туңдырма ашады. Тукталышта безне көтеп торучы автобуска кадәр килеп җиттек, ә чүп атарга бер генә урна да юк. Турист нишләсен?! «Сезнең урналар кайда соң?» – дип гаҗәпләнәләр. Зөя шәһәр-утравын баскан чүп үлән белән дә ничә елдан бирле көрәшәбез инде. Кунакларыбызның кәефен кыра торган күренеш бу. Әйе, Туризм буенча дәүләт комитеты хәлдән килгәнне эшли. Тик бу алар гына хәл итеп бетерә торган мәсьәлә түгел. Җирле халык белән аңлашу җитми. Халык күпләп йөргән урыннарда акча эшләүче экскурсовод-таксистларга килгәндә, мондый машиналардан туристлар төкеренеп төшә.
Сан
Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, былтыр республикага 4,2 миллион турист килгән. Без – кунаклар саны буенча ил күләмендә җиденче урында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез