Газетага язылу

Бер сыерның сые бер авылга җитәме?

Кукмара районының Түбән Арбаш авылында бөтен авылга нибары бер сыер калган. Йортлар саны 40 тан артык булса да, 20 сендә генә яшиләр. Бер сыерның сые бер авылга җитәме? Әллә кибетнекен үз итәләрме? Халык ни өчен мал асраудан туктаган?

Бер сыерның сые бер авылга җитәме?

Ияләшкән шөгыль

Гасыймовлар гомер буе терлек асраган, хәзер дә туктарга җыенмыйлар. Рафил абый тракторчы булып эшләсә, Тәнзилә апа фермада сыер сауган. Хәзер икесе дә – лаеклы ялда. Терлек тоту алар өчен яшәү рәвешенә әйләнгән.

– Сөтне 30 сумнан дәүләткә тапшырам. Әлбәттә, арзан инде, кибеттә кыйммәт бит. Күрше хатыннары Фатыйма белән Фираяга 50 сумнан биргәлим. Әмма кешегә сатасы килми шул. «Кул арты» була. Шуңа күрә җыючыга гына бирергә тырышам. Шәһәрдән кайтучыларның сөт сорап килгәне юк. Сөт эчмиләр. Бер ияләшкәч, алга таба да асрарга җыенабыз. Хөкүмәт 6 мең сум субсидия бирә. Ит өчен бозавын асрыйбыз. Сыер асрагач, сые да була, – ди Тәнзилә апа, барына да шөкер итеп.

Шушы авылда яшәүче Нурия апа Габдрахманова әйтүенчә, моңа кадәр һәр йортта 1–2 шәр сыер асраганнар. Көтүгә 60 лап сыер чыккан. Аны һәр кеше чиратлап көткән. Үзләре дә әлеге шөгыльдән бер ел элек кенә туктаган әле.

– Килен булып төшкәндә, хуҗалыкта 5–6 баш терлек бар иде. Соңгы вакытта бергә генә калдырган идек. Моңа кадәр кул белән саудым. Сәламәтлек какшап киткәч кенә туктарга мәҗбүр булдык. Югыйсә мал асрау өчен  мөмкинлек тә бар. Печәнне элек урманга барып чаба идек. Хәзер буш бакчалар тик ята. Дөрес инде, терлек асрауның кыенлыгы да юк түгел. Авылда үгез табу кыенлашты. Аны бер тапкыр йөгертү генә 2 мең сумга төшә. Аннан соң 500 сум түләп, УЗИ ясатасың. Кысыр калган чаклары да була. Кайчак ясалма орлыкландыру үзе генә 15 мең сумга төшә иде. Мал даруы да кирәк, – ди Нурия апа, чыгымнарын санап. – Сөтне кибеттән сатып алу арзангарак төшә. Сыер асраганда, сөт ризыклары сата идем. Сөтне – 50, эремчеген – 150, каймакның ярты литрын 250–300 сумнан бирә идем. Авыл кешеләре бик яратып алды.

Сөтсез чәй

Китапханәче, клуб мөдире булып эшләгән Рима Хисамиева да сыер тоту мәшәкатьләрен белми түгел.

– Кияүгә чыгып, Түбән Камадан авылга кайткач, без дә сыер тотарга тиеш, дип уйладык. Балалар кечкенә чакта сөте, мае, ите кирәк булды. Ни өчен дигәндә, ул вакытта кибетләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе сатылмый иде бит. Шулай итеп, 32 ел сыер асрадык. Балалар үсеп чыгып киткәч, печән чабу кыенлашты. Үзебез дә олгаеп киттек, ахры, ардырып да куйгандыр. Үзебез өчен яшисе килү теләге арткач, җитәр, дидек. Мал тоту аякны йортка бәйләп куя бит ул. Барасы килгән җиргә дә бара алмыйсың. Сыер асрамый башлагач, тормыш, киресенчә, җиңеләеп китте. Сөтне кибеттән сатып алабыз. Үзем сөтсез генә эчәм. Чәйнең тәмен сөтсез эчә башлагач кына белдем, – ди 62 яшьлек Рима ханым.

Күрше авыл мәктәбендә физкультура укыткан Райнур Гыйльметдиновтан да авылда сыер асрауга карата мөнәсәбәт турында сораштык.

– Сыер асрардай кеше юк, картайдылар, дип әйтимме. Җирлектә яшьләргә эш калмады. Өлкәннәр олы мал асрый алмый. Безнекендә лейкоз дигән чир таптылар. Дөрес булгандырмы, юктырмы, белмибез. Картаеп та киткән иде инде. Тик бик әйбәт мал иде, бозаулаганын да белми кала идек. Башкалар төннәр буе йокламыйча сыер саклаганда, иртән безнекенең янында бозавы йөгереп йөри торган иде. Соңгысында тана бозау китерде. Аны калдырырга уйлаган идек, анализы тагын лейкоз күрсәтте. Шуннан соң тотмадык инде, – ди 55 яшьлек Райнур Гыйльметдинов. – Сыер асрасак та, сөтен сатмадык. Каймагын аерттык, сырын ясадык. Рәхәтләнеп ашадык, туганнарга күчтәнәчкә өләштек. Үзебездә булмаганда, сөтне күршеләрдән алдык. Күңелле яшәдек.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре