Кирәк була:
- 3 кг помидор,
- 1әр кг кишер белән суган
Помидор, кишерне иттарткыч аша чыгарабыз, суганны вак итеп турыйбыз. Бер савытка 1 стакан сыек май салабыз. Ул кызгач, туралган суганны салабыз. Ул үтә күренмәле булып кызарга тиеш. Шуның өстенә помидорны салабыз, ул кайнап чыккач, кишерне өстибез. 2 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 2 аш кашыгы аш серкәсе салабыз. Болгатып торырга онытмыйбыз. Шушы массаны 1 сәгать пешерәбез. Әзер булгач, банкаларга тутырып куябыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез