Авылларда бәйрәмне ничек уздырырга җыеналар?

Олысына да, кечесенә дә кирәк бәйрәм. Шулай итәргә тырышалар да. Клубы булмаган кечкенә авылларда өйгә килеп котлаячаклар. Зурларында, аңлашыла инде, ниятләр дә зуррак. Кайберләрендә урам бәйрәмнәре узачак. Кемдер «бәби чәе» үткәрәчәк, кемдер яңа туган сабыйларга бүләк өләшәчәк. Бәкегә чумучылар да, балыкка җыенучылар да юк түгел. Һәр гаилә Яңа елны үзенчә каршыларга җыена. «ВТ» хәбәрчесе авыл халкының бәйрәм кәефен белеште.

Нәҗибә апа Ахунова (Зәй районының Яңа Мәлем авылы):

– Авылда клуб юк. Зәй автоклуб хезмәткәрләре бәйрәм алдыннан өебезгә кунакка киләчәк. Авылдашлар белән җыелышып күңел ачачакбыз. Бәлеш салырмын, тәмләп сыйланырбыз. Соңгы елларда шулай бергәләшеп утыру гадәтен керттек. Рәхмәт, кечкенә авыл халкын җыр-моңнан мәхрүм итмиләр. Авылда 45 ләп йорт бар, әмма 20 сендә генә яшиләр. Җәй көне дачниклар кайта. Ирем белән көн күрәбез. Совхозда умартачы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Нинди чыршы бизәү инде ул, кызым?! Әмма мандарин исе чыгармыйча калмыйбыз. Сәгать 12 дә курантлар сукканны көтәбез, телевизордан концерт карыйбыз. Менә шулай үтә бәйрәм. Гыйнвар ялларында балалар кунакка кайта. Юлларны ачып торалар үзе.

Арча районының Иске Кырлай авылы:

– Без Яңа елны урамыбыз белән бергә уздырабыз. Бик күңелле була. Барысы да үзебезчә. Берәү пылау, икенчебез коймак, кабартма пешерә. Балаларга бүләккә 200–300 сум акча җыябыз. Бергәләп уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез. Бирәбез кирәген! Шулай итеп, урам белән ял итеп алабыз. Былтыр 31 декабрьдә үткәрсәк, быел 2 гыйнварга күчердек. Шәһәрдән балалар, оныклар кайтканны көтәбез.

Ринат Шәйхетдинов (Минзәлә районының Бикбау авылы):

– Мин – аучы. Яңа ел иртәсендә карчанага утырып урманга китәм. Браконьерлар юкмы, бар да тәртипме – шуны күзәт. Эңгер-меңгер төшкәндә генә өйгә кайтып керәм. Ел саен 31 декабрьдә шулай әйләнеп кайтам. Без дә чыршы бизибез. Әмма ясалманы. «Тере» чыршыны, гомумән, табигатьне кызганам. Шулай да исен чыгару өчен берничә ботак алып кайткалыйм. 1 гыйнварда кызыбыз Ләйләгә 5 яшь тула. Аңа «куян күчтәнәче» дип, термоста калган чәйне, перәннекне бирәм. И, сөенә инде балакай. Туган көнендә дусларын җыеп, тәмле ризыклар белән сыйларбыз. Туганнар белән дә очрашулар көтелә. Ике абыем, энекәш авылга кунакка кайтачак. Шәһәрдә яшәсәләр дә, туган як үзенә тарта. Гыйнвар ялларында эшлим. Шуңа күрә өйдә иркенләп утырырга вакыт юк.

Авылда Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтә. Төрле җәнлек һәм башка киемнәрдән, өйдән-өйгә кереп, күңел ачу гадәте саклана. Без кечкенә чакта шулай йөри идек. Бу традиция бетмәде. Кәнфит, печенье бирәләр. Кәеф күтәренкелеге үзебездән тора.

Альмира Шәрифуллина (Чистай районының Йолдыз авылы):

– Мин Яңа елны каршыламыйм. Ислам динендә ул юк. Чыршы да бизәмибез. Каникулда, яңа елдан соң балалар кайта. Алла бирса, аларны тәмле ризыклар белән сыйлармын.

Вероника Хөсниева, Сарман районының Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы:

– Авылда бәйрәм кәефе бар. Җирлектәге Чураш авылы халкының күбесе өйләрен, капка төпләрен гирляндалар белән бизи. Һәрберсе үзенчә сихри. Иң матур йортларны бүләклибез дә әле. Үзебезгә хас яңалыгыбыз да бар. Кыш бабай белән Кар кызы быел ике авылда туган сабыйларга бүләк тапшыра. Ул онык авылда яшиме, шәһәрдә яки Америкадамы – анысы мөһим түгел. Берсе дә бүләксез калмый. Ике авылга 13 бала туды. Барысы да үзебезнеке бит. Республиканың иң өлкән кешесе бездә яши. Зәкия әби Шәйдуллинага 105 яшь тулды. Телевизор карый, радио тыңлый. Районда ничә гектар уңыш алганнар, күпме сөт сауганнар – барысын да сорашып тора. Ул заманында почта начальнигы булып эшләгән.

Авыл җирлеге махсус хәрби операциядәгеләргә булышып тора. Клуб тәүлек дәвамында эшли. Бригадаларга бүленеп, аш киптерә, чәй әзерлиләр. Солдатларга 4,5 мең кап коры аш җибәрдек. Гуманитар ярдәм оештыруда ярдәм итәләр.

Айгөл Нәүрүзбаева (Баулы районының Татар Томбарлысы авылы):

– Клуб яннарын бизәдек. Сыннар ясадык. Елан да бар, ул тыныч кына үз елын килгәнне көтә. Быел кар бар. Аны пакетларга тутырып ташыган чаклар да булды. Яңа елны клубта елдагыча театраль тамаша итеп уздырабыз. Бал-маскарадка килә алмаган өлкәннәрне өйләренә барып котлыйбыз. Үзләре дә безне ачык йөз белән каршы ала. Кайсы шигырь сөйли, кайсы мөнәҗәт суза. Үзебезчә игътибар күрсәтергә тырышабыз. Гыйнварда балаларга чыршы бәйрәме уздырачакбыз.

Фидәил Хәйруллин (Балтач районының Арбаш авылы):

– Безнең Арбашта егетләр белән бәкедә су керү гадәте бар. Командада – 44 кеше. Яңа ел алдыннан да җыелабыз. Барысы да килмәсә дә, быел да суга керүчеләр булыр. Мунча керәбез, мәтрүшкәле чәй эчәбез. Аннан өйгә кайтып, гаиләбез белән бәйрәм итәрбез. Авыл балалары каникулда чаңгы, чана шуа. Бәйрәмнәр файдалы үтә.

Людмила Егорова (Кукмара районының Люгдон авылы):

– Авылда кешеләр бармак белән генә санарлык калды. Дүрт йортка – алтау. Монда удмуртлар яши. Кыш көне хәлләр шулайрак. Җәй көне күбрәк булабыз. Без инде картайдык. Барыбыз да – өлкәннәр. Иң өлкәнебез 90 яшькә якынлаша. Элек 20 йорт булгандыр. Башлангыч мәктәп бар иде. Хәзер бер нәрсә дә калмады. Автокибет атнага бер мәртәбә килә. Әле ярый телевизор бар. Дөнья хәлләрен шуннан беләбез. Хәлләр җиңел түгел. Юлларны үзебез ачабыз. Картайгач, бәйрәм кайгысы калмый икән. Шулай да табын корачакбыз. Абыем белән яшим. Апам кайтачак, аның белән бергә чәй эчәрбез. Кукмарага барып, тәм-том алып кайтырга җыенабыз. Пилмән, салатлар ясыйбыз.

Вардуи Аветисян (Биектау районы):

– Биектауда яшибез. Бәйрәмдә әти-әни янына Алан-Бәксәр авылына кайтабыз. Без – әрмән гаиләсе, үз гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Бүләкләр бирешәчәкбез. Аннан башка бәйрәм була алмый. Елан символы төшкән картина бүләк итәргә уйлыйбыз. Бәйрәм алдыннан күп итеп чикләвекләр, җиләк-җимешләр сатып алабыз. Гата, пәхләвә, долма, әрмән бастырмасы кебек милли ризыклар әзерлибез. Безнең табын бик затлы булырга тиеш. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Сәгать төнге 12 дә курантлар сукканда, берәү дә беркая да китмәскә тиеш. Яңа елны каршы алгач, атна дәвамында кунакка йөрешәбез. Әгәр син туганыңа бармыйсың икән, бу инде син аны оныткан дигән сүз.

Гүзәл Галимбикова (Кукмара районының Күкшел авылы):

– Энебез Илнар гаиләсендә ике кыздан соң өченчегә малай туды. Аңа Ильяс дип исем куштылар. Якутиядә яшәсәләр дә, килендәшем өч сабыен да Казанда тапты. Бездәге медицина күпкә көчлерәк, ди. Илнар энебез ялын шуңа туры китереп алды. 4 гыйнварда авылда «бәби чәе» үткәрәчәкбез, Аллаһы боерса. Динебез буенча, малай туса, ике сарык суялар. Корбан чалып, сарык итеннән тәмле шулпа пешереп, барлык туганнарны сыйларга җыенабыз.

Булат Хәйруллин (Балтач районының Югары Шубан авылы):

– Балык тотарга яратам. Иң зур балыгым –104 килолы җәен. Яңа елда да елга буена баргалыйбыз. Әмма кичкә гаиләбез янына әйләнеп кайтырга тырышам. Бер елны 31 декабрьдә Кама елгасына балыкка баруыбыз һич онытылмый. Басуда батып калдык, чыгып булмый. Курантлар сукканчы кайтып җитә алмабыз дип борчылган идек. Өлгердек тагын. Барыбызның да бәйрәмнәре күңелле үтсен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре