Бакчадагы әкәм-төкәмнән котылу ЫСУЛЫ

Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре лайлалы әкәм-төкәмнәрдән котылу өчен киңәш биргән:

Беренче ысул — бер чиләк суга бер стакан 9 процентлы уксус салырга һәм кичен кәбестәгә сиптерергә кирәк. Сыекча корткычның тәненә тисә - яндыра.

Икенче ысул — 2 аш кашыгы нашатырь спиртын, 15 грамм коры горчицаны бер литр суга салып, болгатырга һәм шуны сиптерергә.

Өченче ысул — әкәм-төкәмнәргә "мунча" оештыру! Бу ысулны бакчачылар бик мактый. Лайлалы корткыч эссене яратмый. Шуңа да суны 60 градуска кадәр җылытабыз да лейка белән кәбестәләргә сибеп чыгабыз.

Бу ысулларның берсе дә ярдәм итмәсә, химикатлар кулланырга кирәк булачак. “Гроза” һәм “Мета” препаратлары корткычларны юк итәчәк. “Слизнеед” препаратының да ярдәме тияр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

киңәш рецепт ысул

Көн хәбәре