Газетага язылу

Бик җайлы лимон джемы ясыйбыз

Кирәк булачак: 
1 кг лимон

3 кг шикәр комы

2 л су
⠀
Әзерлибез: 
⠀
1. Лимонны җылы су астында яхшылап итеп юабыз.

2. Тышы белән бергә юка телемләргә турыйбыз. ( Җимешнең төшләрен алырга онытмагыз -  алмасагыз джем әче булачак!)

3. Туралган лимонны кәстрүлгә бушатып, өстенә кайнатылган (ләкин кайнар булмаган ) су салып бер көнгә каплап куябыз.
⠀
4. Бер көн үткәч, шул ук кәстрүлдә талгын утка пешерергә куябыз. Лимонның кабыгы йомшарганчы пешерәбез.

5. Аннан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз.

6. Кайнатманы тагын 20 минут ут өстендә тотарга кирәк!
⠀
7. Джемны банкага тутырып кайнар сулы савытка утыртып, суытабыз!
⠀

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Серле сандык киңәш лимон джем җайлы рецепт

Көн хәбәре