Газетага язылу

Биш бала белән тол калган Булат: «Авырдан соң җиңеллек килми калмас»

Казанның Константиновка бистәсендә гомер итүче Нәбиуллиннар гаиләсенә күптән түгел зур хәсрәт килә. Беркайчан да, авырыйм, дип зарланмаган 32 яшьлек Алинә бакыйлыкка күчә. Табиблар биш бала әнисенең башында зур шеш барлыгын күреп шакката. Тик инде соң була – Алинәне коткара алмыйлар.

Биш бала белән тол калган Булат:  «Авырдан соң җиңеллек килми калмас»

– Икебез дә Казанда үстек. Ә язмыш безне Буада очраштырды. Бик-Үти авылында Алинәмнең әбисе Талия яши. Менә шулар капка төбендә очраштык та инде. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Без танышканда Алинә мәктәптә генә укый иде. Мин аннан дүрт яшькә зуррак. Шулай сөйләшеп киттек. Танышкан вакытта намазда идем инде. Ул да, аның артыннан абыйсы да дин юлына басты, – дип сөйли Булат. – Бераздан Алинәнең әтисе белән сөйләштем. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, кызыгызга өйләнергә телим, дидем. Ул каршы да килмәде, риза да булмады. Әнисе ни әйтер, аның белән киңәш, диде. Озак кына риза дигән җавап ала алмадым. Әмма соңыннан уртак фикергә килдек. Аларны да аңлыйм – без өйләнешкәндә Алинәгә 17 генә яшь иде.

Алинә яшь булса да, бик төпле, акыллы кыз була. Бөтен эш рәтен белгәнгә гаилә коргач та кыен булмый аңа. Иң мөһиме – ирне ир итеп яши ул.

– Мин дә аны бәхетле итәр өчен кулдан килгәнчә тырыштым. Бер-беребезне аңлап, яратып яшәдек. Тормышыбыз көйләнгән иде инде. Гаиләбезгә килгән авырлыкларны да бергәләп җиңдек. Әти-әниемне, Алинәнең әнисен җирләргә туры килде, – дип искә ала гаилә башлыгы. – Константиновка бистәсеннән йорт сатып алгач, шунда балаларыбыз белән матур итеп яшәргә хыялландык. Кечкенә кызыбызга 6 ай гына иде әле...

Шушы матур тормышның астын өскә китергән көннең һәр мизгеле истә, ди Булат.

– Дүшәмбе көн иде ул. Алинә иртән торгач, күңеле болгануга, косасы килүгә зарланды. Ул вакытта куркыныч әйбер булыр дип уйламыйбыз да. Әмма хәленең яхшы түгеллеген аңлап алдым. Тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Табиблар хастаханәгә алып китте. Машинага үз аяклары белән чыгып утырса да, юлда Алинәнең хәле начарланып китеп, инде кабат күтәреп кенә йөрттек. Иң элек табиблар ашказанын тикшерде. ФГДС үткәрделәр. Бар да тәртиптә иде. Алинә, башым авырта, дип зарлана башлады. Шуннан соң киңәштеләр дә, башына МРТ ясарга булдылар.  Хатынымның документларын күтәреп чыккан табиб шаккаткан иде. Баксаң, Алинәнең башында зур шеш бар икән. Ул бер дә борчымыйча, үсеп яткан. Хатынымның хәле тагын да начарланды. Табиблар аны реанимациягә алып китте.

 Шуннан соң Булат хатыны белән башка сөйләшә алмый. Алинә аңсызлана. Вакыт-вакыт күзләрен ачып, нидер әйтергә тырышса да, ире аны аңлый алмый.

– Мине хатыным янына биш минутка дип кенә керттеләр. Ул инде үзе сулый алмый иде. Әмма мин бер дә өметемне өзмәдем, терелеп өйгә кайтыр, дип уйладым. Хастаханәдән кайтуга, өйдәге җылы суны көйләп куйдым. Янәсе, хатыным кайтуга әзер торсын. Ә икенче көнне иртәнге якта Алинәнең вафат булганын хәбәр иттеләр, – дип сөйләде Булат Нәбиуллин. – Шушы кыска гына гомерендә дә кеше күпме сынаулар аша уза. Әмма авырдан соң җиңеллек килми калмас, дип өметләнәм мин.

Алинәне үзләре яшәгән бистә зиратына җирлиләр.

– Балаларга да әйттем инде. Олыраклары үзләре аңлады. Иң олы кызыбызга 11 яшь. Кечкенә 6 айлык балабызны икетуганым Алинә алып китте. Үзем үстерәм, ди. Каршы килмәдем, – ди Булат. – Гаиләбезгә килгән хәсрәт аша мин дөньядагы кешеләрнең игелекле икәнлекләренә тагын бер кат инандым. Ышанасызмы икән, кесә телефонымның тынып торганы юк. Кемнәр генә шалтыратмый. Бала имезүче 25 хатын-кыз хәбәргә чыкты. Ирләребез белән сөйләштек, алар каршы түгел, балагызны үстереп бирербез, диләр. Бер белмәгән кешеләр бит ул. Сезнең язмышны ишетеп, утырабыз да елыйбыз, утырабыз да елыйбыз, диючесе күпме! Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләр, Россиянең төрле шәһәрләреннән, сезгә ничек ярдәм итә алабыз, дип шалтыраталар, балаларга бүләкләр җибәрәләр. Мин аларга бик рәхмәтле. Быел өченче кызым беренче сыйныфка бара. Дүртенчесенә 4 кенә яшь әле. Кызларым белән бергәләп ничек тә сынауларны узарбыз, дип ышанам.

Булат Нәбиуллинның гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, аның Саклык банкы картасы 89274790893 номерына беркетелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре