Газетага язылу

Биш малай үстерүче гаилә: «Бала туган саен бәхет арта»

Саба районының Олыяз авылында бик матур гаилә яши. Гөлфинә белән Искәндәр биш балага гомер биреп, авылны яратып, әби-бабай васыятен үтәп гомер итәләр. Өйләре тулы егетләр аларның. Күпләр шәһәрне сайлаганда, алар авыл дип җан атып яши. Үзләре дә эшли, балаларын да хезмәт белән үстерәләр. «ВТ» журналисты Хуҗиәхмәтовлар гаиләсенең бәхет серен белеште.

Биш малай үстерүче гаилә: «Бала туган саен бәхет арта»
Шәхси архивтан

– Бар да үзеңнән тора дигән гыйбарәгә ышанам мин. Кеше бәхетне үз куллары белән төзи, – дип сүз башлады Гөлфинә. – Язмыш ирем Искәндәр белән Казанда таныштырды. Мин Саба районының Олы Кибәче авылы кызы. Искәндәр – Олыяздан. Мәктәпне тәмамлаганчы аның белән бер дә юллар кисешмәде. Язмышларны Казандагы элемтә техникумының тулай торагы бәйләде. Укып бетергән елны ук гаилә кордык.

Яшьләр 2013 елда Олыяз авылында, Искәндәрнең әби-бабасы нигезендә яши башлый. Өлкәннәрнең әйткән сүзе була: нигезне ташламагыз!

– Туйдан соң каенанам белән каенатам безгә бер сыер бүләк итте. Шуның белән яши башладык. Аннары сыерны тугыз башка җиткердек. Җиң сызганып сөт продукцияләре ясап саттык. Эшне ирнекенә, хатынныкына бүлеп тормадык. Бер-беребезгә терәк булырга өйрәндек. Әкренләп балалар туа торды. 2014 елда Ризван, ә аның артыннан Зиннур дөньяга килде. 2018 елда Мансурыбыз, 2021 елда Гафурыбыз, 2025 елда Илнур туды. Ирем кечкенәдән, өч малаем булачак, дип йөргән. Өч кенә түгел, биш булды инде, – ди Гөлфинә. – Һәр бала үз ризыгы белән туа дигән гыйбарә бар бит әле. Бу безгә бик туры килә. Сабыйлар туган саен тормышыбыз яхшырып кына торды. Һәр улыбыз дөньяга килүгә, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Керемебез артып китте, эшләребез уңа башлады. Улларыбыз да кул арасына керә башлады. Без инде хәзер сыерларны бетердек. Ирем сарыклар үрчетүгә кереште. Сарыклар тотуның тагын бер уңай ягы бар: ул безгә балалар тәрбияләгәндә дә булыша. Улларыбыз җәй буе сарык көтә. Хезмәтләрен күреп, без дә сөенәбез. Ел саен хыялларында булган зур бүләкләр алып бирәбез.

«Авылда яшәп тә, балаларны төрле яктан ачарга була», – ди Гөлфинә. Ризван, Зиннур, Мансур спорт белән дус, мәчеткә йөреп, дини белем алалар. Зиннурның рәсем ясарга осталыгы да бар. Хәзер ул бала Шәмәрдәндәге сәнгать мәктәбендә укый.

– Һәр эштә теләк кирәк. Авыл җирендә дә бер дигән итеп, шәһәрдәгеләрдән калышмыйча, кайчак уздырып та яшәргә була дип уйлыйм. Берничә көн элек Казанга барып кайттык. Барып, күреп кайтырга була, әмма авылда рәхәт. Әле ярый юлыма үзем кебек авылны яратучы ир-ат очрады, дим. Шәһәргә берничек тә яраклаша алмыйм. Үз өеңдә яшәүгә ни тора! Чыксаң, ишегалдың, урамың киң. Балаларга да рәхәт. Ничек кенә әйтсәләр дә, без – бәхетне туган якта тапкан кешеләр, – ди Гөлфинә.

Тормыш булгач, табак-савыт та шалтырамый тормыйдыр. Андый чакта нишлиләр? Гөлфинә, мин ник үпкәләгәнне тиз оныта торган кеше, ди.

– Кайчак иремә ачу килеп куя инде ул. Үпкәләгән дә булам. Әмма биш минут та үтми, Искәндәр яныма килеп эндәшә. Ә мин шул арада барысын да онытам да куям. Башкаларның өч көн, бер ай сөйләшмибез дигәненә шаккатам. Ничек инде гомерне әрәм итеп, татулашмый торасың?! Иремә карата хөрмәтем дә зур, яратуым да көчле. Ул – бик ышанычлы ир. Шулай булмаса, моның кадәр бала алып та кайтмас идем. Ул балаларны бик ярата. Алып кайт, Гөлфинә, дип кенә торды. Бала күбрәк булган саен, бәхет тә арта. Инде хәзердән игелекләрен күрәм, әнием, дип кенә тора алар, – ди Гөлфинә. – Безнең өйдә Искәндәр хуҗа. Мин аның сүзеннән чыкмыйм. Ул нәрсә дип әйтә, шулай була. Бәхет сере шундадыр. Әти-әниләребез белән дә тату яшибез. Иремнекеләр белән ерак тормыйбыз. Алар гел ярдәм итә. Кая гына барсак та, улларыбыз караулы. Үземнекеләр дә кулдан килгәнчә булышырга тырыша.

Гөлфинә – биш баласын да кесеров кисеме белән тапкан батыр ана. Баштарак кыз бала сөясе килгәнен яшерми ул. Әмма хәзер, улларымнан да татлы берни юк, ди.

– Тормышны яратып яшәргә кирәк. Күңелең тыныч икән, бар нәрсәгә өлгерәсең, җитешәсең. «Биш бала үстерү авыр түгелме?» – дип сораучылар да бар. Зарланып утыру оят булыр иде. Тырышсаң, яшәү җиңел. Балалар үсә төшкәч, яшәүнең яме тагын да арта, – ди Гөлфинә. – Улларымны иманлы, кешелекле, эш сөючән итеп үстерергә тырышабыз. Әтиләре кебек булсыннар иде, дип телим. Кайчандыр Искәндәрнең юмартлыгына, хатын-кызны хөрмәт итүенә хәйран калган идем. Минем улларымның һәркайсы үз ярын табып, аларны бәхетле итеп, әти-әниләрен сөендереп яшәсеннәр иде. Әтиләре кебек...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре