Бүген, 8 мартта, Татарстан җыелма командасы вәкилләре Александр Большунов һәм Савелий Коростелев Казанда узучы Россия чемпионатында команда спринтында җиңделәр. Большунов өчен бу чемпионатта өченче алтын медаль. Моңа кадәр ул, шул исәптән, скиатлонда алтын яулады.
Команда спринтында икенче булып Санкт-Петербург вәкилләре Андрей Парфенов һәм Андрей Краснов килде, өченче урында шулай ук Татарстан җыелма командасы әгъзалары - Сергей Ардашев һәм Сергей Забалуев.
Искәртеп узабыз, Россия чемпионаты шушы көннәрдә Казанда уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез