14 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча сөйләштеләр
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Начвин: «Халык элемтә каланчаларыннан курка»
Татарстанда радиофобия очраклары аркасында операторлар элемтә каланчаларын сүтәргә мәҗбүр. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Җәмгыять
«Туган батыр» берләштерә: Алабугада традицион җәядән ук ату турниры узачак
1 август көнне Алабуга шәһәрчеге территориясендә бишенче тапкыр «Туган батыр» традицион җәядән ук ату буенча Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, «Туган авылым» милли-туристик комплексының милектәше, җәмәгать эшлеклесе һәм татар меценаты Радик Абдрахманов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Сабада яшәүче Сәрия әби 95 яшен тутырды
Сабада гомер итүче Сәрия Фәхретдинова Югары Утар авылында туган. Башлангыч белемне үз авылларында, аннары Керәнне авылының 10 еллык мәктәбендә 7 сыйныф белем алган.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк
Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Үзмәшгульләр күбрәк кайсы тармакларда эшләвен әйттеләр
Татарстанда үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш, машина йөртүче хезмәтләре, пассажирлар йөртү, маркетинг һәм реклама, фатирны арендага бирү, продукция җитештерү кебек өлкәләр тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Казахстанда сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Тимур Солтангазиев, Казахстанның әйдәп баручы медицина югары уку йортлары һәм фәнни медүзәкләре ректорлары белән очрашты.
-
Интервью
Таһир Һадиев: «Авыл кешесе бай яшәргә тиеш»
«Авылны бетерсәң, бернинди җәза юк. Бу – дөрес түгел». «Авыл – илнең нигезе» коммерциячел булмаган автоном оешма җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев әнә шулай ди. Аның белән саланы саклау, үстерү юллары турында сөйләштек.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Нефть-газ химиясе комплексы – Татарстан икътисадының этәргеч көче»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты - 2026 кысаларында пленар дискуссиядә катнашты. Чара Әлмәттә Югары нефть мәктәбе территориясендә узды. Модераторы – «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Сына(т)удан курку: мәктәпләр баланы 10 нчы сыйныфка алмаска хокуклымы?
10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Җәйге каникул саен әти-әниләрне борчый торган сорау бу. Редакциягә дә, безне 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарталар, дип, мөрәҗәгать иткәлиләр. Мәктәпнең болай эшләргә хокукы бармы?
-
Яңалыклар
Бу шимбәдә Мамадыш районында «Питрау» бәйрәме узачак
18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланында узачак «Питрау» бәйрәменә 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Керәшен мәдәнияте бәйрәме быел 28 тапкыр үткәрелә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Нефть саммиты – 2026» кысаларында оештырылган күргәзмәне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге Югары нефть мәктәбе территориясендә «Нефть саммиты – 2026» кысаларында оештырылган күргәзмәне карады. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Үзмәшгульләр 13 миллиард сумнан күбрәк салым түләгән
Махсус салым режимы гамәлгә кергәннән бирле республика үзмәшгульләре казнага 13,4 миллиард сум салым түләгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.
-
Яңалыклар
15 июльдә Казанда «Байтирәк» бәйрәме узачак
Казанда чәршәмбе, 15 июль көнне, Горький исемендәге паркта «Байтирәк» бәйрәме уздырыла.
-
Яңалыклар
Татарстанда үзмәшгульләр саны 500 мең кешегә җиткән
Татарстанда 485 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова әйтте.