Турнир традицион җәядән ук атуны, Россия халыкларының тарихи мирасын һәм милли традицияләрне яратучыларны берләштерүче әһәмиятле спорт-мәдәният вакыйгаларының берсе булып тора. Кунаклар өчен бай мәдәни программа: мастер-класслар, артистлар чыгышлары, интерактив мәйданчыклар һәм танып-белү чаралары әзерләнгән. Турнир илебезнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Дагыстан, Әстерхан, Самара өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән спортчыларны берләштерәчәк. Шулай ук ярышлар белән Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркия вәкилләре дә кызыксына. Милли спорт мирасын популярлаштыручы әлеге зур чара төбәкләр һәм халыклар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту максатын күз алдында тотып, оештыручылар проектның халыкара юнәлешен үстерергә ниятлиләр.
«Ел саен безнең турнир 10 меңнән артык тамашачыны җыя, күпләр гаиләләре белән килә, чатырлар корып, берничә көн монда яшиләр. Быел чара Спас ярминкәсе кысаларында узачак, шуңа күрә без кунакларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Республикабыз халкын һәм туристларны бу зур һәм әһәмиятле вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз», – диде Радик Абдрахманов.
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Мөшәрәпова сөйләвенчә, турнирны нәкъ менә Алабуга шәһәрчеге территориясендә үткәрү борынгы торак пункт тарихы белән танышырга гына түгел, ә тарихи реконструкцияләр ярдәмендә шул чор атмосферасын тоярга да мөмкинлек бирә.
Ул шулай ук катнашучыларга куелган төп таләпләрнең берсе – костюмнарның тарихи дөреслеген саклау турында да аңлатма бирде.
«Конкурста катнашучыларга костюмнарны тарихи реконструкцияләү мәҗбүри. Кунаклар һәм туристлар өчен бу борынгы болгарларның ничек яшәгәнен күрү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте ул.
«Туган батыр» турниры традицион рәвештә спорт һәм мәдәни компонентларны берләштерә. Ярыш программасыннан тыш, кунакларны һөнәрчелек ярминкәсе, Болгар цивилизациясе тарихы белән танышу, борынгы музыка коралы – кубыз кулланып чыгышлар, шулай ук ачык утта пешерелгән ризыклардан авыз итү мөмкинлеге көтә. Фестивальнең традициясенә әйләнгән тарихи мәчет нигезендә җәмәгать белән намаз укуга аерым урын биреләчәк.
Юбилей турнирының төп яңалыкларының берсе – приз фондын арттыру. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр беренче урын өчен 50шәр мең сум алачак.
Шулай ук быел ярышлар программасы яңа дисциплиналар белән тулыландырылачак. Катнашучылар беренче тапкыр «Аждаһа мишене» этабында ярышачак, анда 30 метр дистанциядә борылып атуны башкарырга, шулай ук төрле дистанцияләрдә хайваннарның күләмле мишеньнәренә 3D-атуны башкарырга кирәк булачак. Гомумән алганда, өлкән спортчыларга җиде этапны үтәргә туры киләчәк: классик басып торудан, тезләнеп, тизлеккә, амбразура аша, «Җамбы» эленмә мишененә ату, «Аждаһа мишене» этабы һәм 3D-ату. Балалар өчен дүрт дисциплинадан торган аерым программа әзерләнгән.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында 2010–2011 елгы һәм 2012 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләр арасында көрәш буенча III ачык республика турниры узачак.

Турнирның исеме дә очраклы сайлап алынмаган: «Туган батыр» – шул ук исемдәге зур милли мәдәни проектның персонажы, батырлыкны, рухи көчне һәм төгәллекне гәүдәләндерүче яңа татар каһарманы-яклаучы образы. Турнир ел саен, ата-бабаларыбыз традицияләренә ияреп һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең: «Җәядән уку ату – күңел ачуның иң хәерле төре» (әт-Табарани) дигән сүзләреннән илһамланып, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән укчыларны берләштерә: аларга үз осталыкларын күрсәтергә, бай тарихи-мәдәни мирас белән тынышырга һәм иң көчле ук атучыларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез