Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел: «Кайтарып булмый шул»

Бүген җырчы Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел булды. Узган ялларда аның әнисе Фирдания апа кызы истәлегенә Коръән ашы уздырган. Бу хакта Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте»дагы төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина хәбәр итте.

«Йөрәк әрни, сыкрый... Тик кайтарып булмый шул. Фидания апа, Дилюсә (килен), Аллаһның рәхмәте яусын мине чакыруыгызга, якын итүегезгә. Кадерләп яраткан дустымның, Эльмирамның урыны җәннәттә булсын, амин. Рухы шат булсын. Караңгы гүре якты булсын. Амин. Укыткан Коръән ашы кабул булсын. Әнисенә, энесенә, тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына, сабырлык бирсен Раббым», – дигән Алсу.

https://vatantat.ru/2022/12/99476/

https://vatantat.ru/2022/12/100250/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре