Рәмзия Гафиятуллина рецепты
Кирәк: 1 стакан бодай оны, 2,5 стакан газлы су (шифалы су), 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 1 йомырка, табаны майлау өчен үсемлек мае, беленнәрне майлау өчен атланмай.
Онга (иләргә кирәк) шикәр комы, тоз салып, бергә катнаштырабыз. Өстенә газлы су агызып, сыек камыр ясыйбыз. Табаны, майлап кыздырырга куябыз. Кызганнан соң камыр салабыз. Беленнәрне салмак кына утта ике ягы да алсуланганчы тотабыз. Атланмай белән майлап, бер өемгә өябез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез