Кирәк булачак:
Йомырка - 5
Помидор - 4
Суган - 1
Әстерхан чикләвеге - 1 уч
Сарымсак - 4-5 теш
Томат пастасы - 1 аш кашыгы
Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
Атланмай - 10 г
Яшел суган, укроп, петрушка, кинза - тәм буенча
Тоз
Су - 1/2 стакан
Атланмай һәм сыек майны табада җылытабыз. Вак итеп туралган суганны кыздырабыз.Аның өстенә сарымсак, әстерхан чикләвеге салабыз. 5 минуттан томат пастасын салып болгатабыз, вак итеп туралган помидор һәм су салып 5 минут пешереп калабыз. Соңынан йомырканы салып пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан бөтен яшеллекне турап салабы. Ризыкны кайнар килеш ашасагыз тәмлерәк булачак!
Фото: pixabay.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез