2023 елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр Татарстанга 1 856 070 турист килгән. Бу узган елның шушы ук чорына караганда 2,8 процентка (54,2 мең) кимрәк, дип ачыклаган «Реальное время».
Росстат мәгълүматларына карасаң, 2023 елның гыйнварында Татарстанда 273 765 турист булган, февральдә - 271 322, март аенда - 13 986, апрельдә - 307 039, ә май аенда - 323 310 кеше кунак булып киткән.
Июнь аенда республикага 366 648 кеше килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез