Газетага язылу

Ялдан – фронтка

Икегә бүленгән тормыш. Аларның инде күңелләрендә, кайтыр, дигән өмет яшәми. Бар кайгыларын учына кысып, кеше күрмәгәндә генә елап, тешне кысып булса да елмаеп яшәргә өйрәнә алар. Ирләрен махсус хәрби операциядә югалткан ханымнар бүген сабыйларына әти дә, әни дә булырга тырыша. «ВТ» журналисты аларның хәлен белеште.

Ялдан – фронтка
Шәхси архивтан

Мөслим районының Метрәй авылы егете Илнар Морзахановка, өлешчә мобилизация башлануга, повестка килә. 2022 елның 24 сентябрендә иң беренче эшелон белән китеп бара ул. Ул чакта әле берәү дә алда ни көтәсен белми. Илнар үзе дә: «Барабыз да җиңеп кайтабыз», – дип юлга кузгала.

– Чит илдән ялдан кайтканга ике генә көн узган иде. Әллә инде күңел сизенеп, бөтен гаиләбез белән ял иттек. Соңгысы булыр дип кем уйлаган аны, – дип сөйли Илнарның хатыны Чулпан. – Ирем СВОга киткәч, мин карынымда сабый барын белдем. Кече улыбыз 2023 елның июнендә туды. Ул вакытта Илнар ялга кайта алды. Ике атнадан артык безнең белән торып китте. Җибәрәсе килмәде, әлбәттә. Өченче балабыз тугач, инде өйгә кайтарырлар, дигән өмет тә барлыкка килде. Әмма ул үзе дә, калам, димәде, иптәшләре янына ашкынды. 2023 елның сентябрендә тагын ялга кайтты. Ике атнабыз ике көн кебек кенә узды да китте. Өзгәләнде инде йөрәгем. Илнар ничек түзгәндер. Махсус хәрби операция безнең гаиләне бөтенләй үзгәртте. Бер-беребезне бик яратып яшәсәк тә, бу аерылышу хисләрне тагын да ныгытты. Икебез дә сыналдык. Еракка киткәч, мин аны тагын да ныграк ярата башладым.

2024 елга чыккач, аларга тагын бер очрашу насыйп була. Бергә хезмәт иткән Зәй егете һәлак булгач, иптәшен озатырга кайта ул. Соңгы күрешүләре шул. Китеп өч атна узуга, Илнарның үлеме турында хәбәр килә.

– Күңелдә, бәлки минем Илнарым түгелдер, дигән уй яшәде. Ахырга кадәр ышанмадым. Ул исән кайтырга тиеш иде! Үлем турында сөйләшү кыен булса да, аяксыз, кулсыз калган кешеләр турында сөйләгәндә, Илнар: «Гомер буе гарип булганчы, үлеп калу яхшырак», – дип кабатлый иде. Шулай килеп чыкты да. Гәүдәсен 4 көн узгач кына алып чыкканнар. Ә монда табутны ачып, Илнарны танып, бөтен таләпләрен үтәп җирләдек. Хәзер күңел шуңа да сөенә, – ди Чулпан. – Бик авыр иде хәлләрем. Ике як әти-әни, туганнар ярдәме белән генә яшәр көч таптым. Иремнең абый-апаларына рәхмәт. Алар үзләреннән калдырмый. Ялгыз булсам, мин инде күптән беткән идем. Балалар хакына сабыр булырга өйрәндем. Яшермим, кеше арасына чыгып йөрү бик авыр. Гаиләле кешеләрне күрү дә йөрәккә тия. Җитәкчеләр онытмый, әмма үземнең нидер сорап барганым юк. 15 яшьлек кызым бик сабыр, ул берни күрсәтми. Ә менә олы улым әтисен бик сагына. Төннәрен елап та ята. Кечесе тиздән бакчага китә. Мин дә эшкә чыгам. Без елаганга карамый, тормыш алга бара. Алга атларга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре