Кирәк була:
500-600 гр креветка
2 кыяр
соя соусы
салат яфрагы
аш серкәсе
шикәр пудрасы
Креветкаларны тозлы суда пешереп алабыз.
Кыярны түгәрәкләп яки рәсемдәгечә турыйбыз.
Салат яфракларын "ерткалыйбыз".
Соус ясау: 100 мл соя соусына бер чәй кашыгы уксус һәм бер чәй кашыгы шикәр пудрасы салып болгатабыз.
Тәликә төбенә - салат, аның өстенә кыяр белән креветка куеп, өстенә әзер соусны салабыз. Бик җиңел һәм файдалы салат! Тәмле булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез