Иммунитетны күтәрә торган «тәмлүшкә» ясау ЫСУЛЫ

Әлеге "тәмлүшкә"нең чын исеме – Амосов пастасы. Николай Амосов танылган табиб булган. Ул тәкъдим иткән паста составындагы һәрбер әйбер дә файдалы, ә менә бөтенесен бергә кулланганда нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак.

Әлеге катнашма - иммунитетны күтәрә, бу исә салкын тию, грипп, коронавирус кебек авыруларга бирешүдән саклый дигән сүз.

Әлеге пастаны әзерләү өчен кирәк булачак:
0,5 кг йөзем
0,5 кг күрәгә
0,5 кг инҗир
0,5 кг кара җимеш
0,5 кг әстерхан чикләвеге
1 лимон
500 мл бал

Җимешләрне, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарып бал белән бутарга һәм банкаларга тутырып куярга кирәк.

Катнашманы суыткычта сакларга һәм ашар алдыннан көненә 2-3 тапкыр 1әр аш кашыгы ашарга киңәш ителә.

Фото: https://www.eat-me.ru/20200814/pasta-amosova.htm

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җиләк-җимеш киңәш файда аш-су витамин

Көн хәбәре