Йөргән аякка җим иярә: көзге ярминкәләр дәвам итә

«Шөкер итә белмәсәң, күбе дә аз булып күренә. Шуңа күрә барыннан канәгать була белергә кирәк». Казандагы ярминкәләргә үз ризыкларын сатарга килүчеләр әнә шулай дип юана. Шәһәр халкы йокысыннан торып чыкканда авыл апа, абыйлары инде арып-талып бетсә дә, зарланмыйлар. Мәшәкате шактый булса да, файдасы күбрәк, ди алар.

Йөргән аякка җим иярә: көзге ярминкәләр дәвам итә
«Татар-информ»

Билгеле булганча, көзге ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада һәм бу районның Кама Аланы бистәсендә уза. Җиде ярминкә атнасы йомгаклары буенча 692,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шуларның 4,5 мең тоннасы яшелчә (шул исәптән 2,9 мең тоннасы бәрәңге), 139,7 тонна сөт, 448,2 тонна шикәр, 956,7 мең данә тавык йомыркасы, 506,5 тонна ит (297,9 тоннасы сыер ите) сатылган.

 

Кайбыч районыннан Гөлчәчәк Гайнуллина инде берничә ел рәттән ярминкәдә сыер ите сата.

 

– Таякның ике башы булган кебек, монда да ике яктан килеп карарга кирәк. Әйе, мәшәкате бар. Атна саен итне әзерләп алып барырга, сатылып бетмәсә, урнаштырырга кирәк. Шулай да зарланып булмый – файдасы күбрәк. Ярминкәдә булмаса да, барыбер каядыр урнаштырырга кирәк бит үстергән малны. Малларны энекәш үстерә. Ирем белән бергәләп чалалар да, атна саен бер баш малның итен сатарга алып киләбез. Сатып алучыларга да белеп, тыныч күңел белән тәкъдим итәбез. Инде шушы еллар эчендә даими клиентларыбыз да барлыкка килде, – ди Гөлчәчәк ханым. 

 

Аның сүзләренчә, сентябрьдә сату авыррак барган. Октябрьдә исә алып килгән итләрен тулысынча сатып бетереп кайталар.

– Бу вакытларга халык бакчаларыннан җыелып кына бетә, ахрысы. Ярминкәнең төп сатып алучылары – урта буын һәм өлкәннәр. 4–5 ел элек халык күбрәк йөри иде. Әбиләр күпләп алмый, бер атнага җитәрлек кенә алалар. Күбесе пенсия азлыктан зарлана. Аннан соң ярминкәнең бер үзенчәлеге бар: ул бик иртә башлана. Ә шәһәр халкы сәгать 10 нарга гына йокысын туйдырып чыга. Сату гөрли башлагач кына, безгә мәйданны бушатып, җыенып китәр вакыт җитә. Элек сәгать 3–4 ләргә кадәр сата идек. Халык та алып өлгерә алмый, безгә дә начар. Сатучылар арасында: «Сату болай авыр барса, киләсе елда чыкмыйбыз», – дип әйтүчеләр дә бар. Андыйлар узган елда да очраштыргалый иде. Тик икенче сезонга барыбер үз урыннарына килеп басалар. Белмим, бәлки кайберәүләр артык күпкә өметләнеп килә торгандыр ярминкәгә. Шөкер итә белмәсәң, күбе дә аз булып күренүчән була бит, – ди сатучы.

 

Арча районының Үрнәк авылында яшәүче Фирая Галәвиева сөт ризыкларын Казанның Агропаркына алып килеп сата.

– Өйдә утырсаң, бернинди файдасы да юк. Беркем дә мәҗбүриләми, «бармыйм» дисәм дә, сүз әйтүче юк, тик җим йөргән аякка иярә, – ди ул. – Мин атнага бер тапкыр Балтачка сатарга барам, шимбә – Казанга. Сөттән кала, барысын да алып барам. Машинама шыплап тутырып китәм, берсе дә кире кайтмый. Сөтне мичкәләргә салып барырга кирәк, мәшәкате дә күп, рөхсәт алырга да кирәк. Җитмәсә, бәясе дә арзан. Килограммын 50 сумнан саталар, ә мин өйдән 70 сумнан җибәрәм.

 

Аның сүзләренчә, сатуга чыгарганчы сөт ризыкларын бик нык тикшерәләр.

– Мин бик җитди урында сатам, контроль көчле. Аны бөтен кеше дә сатар иде дә, шул тикшерүләреннән куркып калалар. Әллә ничә кат анализ бирәсе, барысына да шактый акча чыгарып саласы. Инде хәзер маркировка сорыйлар. Тиеш булгач, ничек тә эшләтәсе инде. Тик бөтен кеше дә минем шикелле йөрми, сөтен чыгара да бирә җыючыга. Ә сату – минем канымда. Электән сату өлкәсендә эшләгән, гомер буе саткан кеше буларак, мин йөреп торам, – диде Фирая апа.

 

Мамадыш районыннан Рамил (фамилиясен күрсәтмәүне сорады) ярминкәгә ат һәм үгез ите сатарга алып бара. Узган ел икешәр, өчәр баш алып барсалар, быел сатулары авыррак бара икән.

– Сату бер төрле генә була алмый, бу бит – базар. Моңа кадәр Агропаркта сата идек, бер атна элек «Салават Күпере» торак комплексына куйдылар. Беренче урын бик яхшы, халык күп, яхшы алалар. Икенче урынны яратмадык, башка анда барасыбыз килми. Яңа район булгач, халык белеп бетерми. Аннан соң, анда күбрәк яшьләр яши дип аңладык. Алар бәлки базарга йөри торган халык түгелдер, – ди Рамил.

 

Базарда ит, сөт, яшелчәләр генә түгел, җиләк-җимеш тә яхшы сатыла. Әйтик, Чүпрәле районының «Дуван бакчалары» кооперативы атна саен Казанның дүрт мәйданчыгында 8 тонна алма сата.

– Бөтенесен дә урнаштырып бетереп кайтабыз, – ди кооператив җитәкчесе Альфред Хәйруллин. –  Алма гына түгел, үсенте, кайнатма, соклар да сатабыз без. Барысын да алалар. Үсентеләрне алып бетерделәр инде. Алманы, сортына карап, 50 сумнан 80 сумга кадәр җибәрәбез. Шуңа күрә ярминкәләр безнең өчен файдага гына, бик теләп йөрибез. Сатучыларыбызга түләү хакы да югарырак. Документлар тәртиптә булгач, курыкмыйча сатабыз.         

Ярминкәләр өчен тәкъдим ителгән бәя (сумнарда)

Тавык ите, кг – 185

Сөякле сыер ите, кг – 550

Атланмай, кг – 750 сум

Шикәр комы, кг – 55

Он, кг – 27,5

Бәрәңге, кг – 25

Суган, кг – 35

Үлчәп сатыла торган сөт, л – 50

Бодай, кг – 14

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре