Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу – әлегә рекордлы күрсәткеч. Һәм әлеге саннар ел ахырына кадәр тагын да артачак. Сәбәп нидә? Нәрсә үзгәргән?
Кичәге студентлар арасында мал табиблары да, инженерлар да, механизаторлар һәм агрономнар да бар. Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров сүзләренчә, 2017–2024 елларда районнарга ел саен 50–60 белгеч кайткан булса, узган ел аларның саны 98 гә җиткән. Районнар арасында лидерлар – Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Тукай, Питрәч һәм Лаеш.
– Хәзерге вакытта тармакка белгечләр җитми, ләкин кытлык ул дәрәҗәдә зур түгел. Аны хәтта кытлык дип тә әйтеп булмый, чөнки соңгы берничә елда тармакта автоматлаштыру алга китте, нәтиҗәдә кул хезмәте кимеде. Бүген 200 ләп югары белемле белгеч җитми. Бу күп түгел. Ә менә эшче һөнәрләргә килсәк, хәлләр башкачарак. Әйтик, хуҗалыкларга сыер савучылар күп кирәк. Аларның хезмәт хаклары начар түгел, ләкин эшләре авыр булгач, бу эшкә барырга атлыгып тормыйлар, – ди ул.
Хәзерге вакытта республикада 23 көллият, техникум һәм бер вуз авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли. Ел саен урта һөнәри уку йортларын – 1300, ә вузны 1500 студент тәмамлый.
– Авылны я үстереп, я бетереп кенә була. Без үстерү ягында, ә моның өчен авылга яңа көч, яшьләр кирәк. Безнең максат – авылны искелек калдыгы итеп караудан туктап, яңа төрле караш формалаштыру. Тармакта технологияләр үзгәрде, хезмәт хаклары үсте, авылда инфраструктура үсә. 40 яшьлек шәһәр кешеләре арасында да авылга яки район үзәгенә күченеп кайтырга теләүчеләр бар. Кыскасы, чыннан да, карашлары авылга төбәлүчеләр саны артуны күрәбез, – ди Алмаз Гамиров.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гыйнвар–сентябрьгә булган мәгълүматлары буенча, тармакта уртача хезмәт хакы 79 мең 361 сумны тәшкил итә. Ә Мамадышта бу саннар тагын да артып киткән: районда тармактагы уртача хезмәт хакы 150 мең сумга җиткән.
– Җитеп бетмәү бөтен җирдә бар инде ул. Моңа кадәр төрле тармакларда 100–150 мең сум алып эшләүчеләр хәзер «Алабуга» икътисадый зонасында 300–400 мең сум хезмәт хакы ала. Хәтта белгечләр дә гади хезмәткәр булып барып урнаша. Шулай булуга карамастан, үзебезнең тармакта кытлык кичерәбез, дип әйтмәс идем, – ди районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Габдрәхимов.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгына яшьләр дә кайта.
– Соңгы елларда, чыннан да, уку йортларын тәмамлаганнан соң кайтучы яшьләр артты. Монда, билгеле, бер тапкыр саллы гына бирелә торган акча зур роль уйнады. Моннан тыш, хуҗалыклар яшь кадрларны торак белән тәэмин итүгә дә игътибар бирә. Бу ярдәм чарасы бигрәк тә яшь гаиләләргә эләгә. Эшкә үз районыбыздан гына түгел, күрше республикалардан килүчеләр дә бар. Кайтучыларның күпчелеге – практика узып чыныгу алучылар. Быел шундый ундүрт егет һәм кыз кайтты. Эре хуҗалыкка гына түгел, фермерларга эшкә урнашучылар да бар. Бигрәк тә механизаторлар күп кайта. Шулай ук сыер савучылар да, осеменаторлар да бар, – ди ул.
Әтнә районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов та кадрлар җитеп бетмәвен инкарь итмәде, тик хәлләр алай ук начар түгел.
– Булган белән генә канәгатьләнеп бетеп булмый. Хәзерге вакытта пенсия яшендәге берничә абзыебыз бар, тагын берничәсе тиздән шул яшькә аяк басачак. Шуңа күрә яшьләрне районга җәлеп итү турында гел уйларга туры килә. Моның өчен аягында нык басып торган хуҗалыкларның кызыксындыру чаралары булу кирәк. Соңгы бер ел эчендә ветеринариядә «кан алышынды». Алар арасында хәтта шәһәрдә туып үскән кызлар да бар. Туташлар 4–5 нче курста практика узарга дип кайткан иде, ошатып, хуҗалыкларда эшкә калырга булдылар. Элек мондый хәлне күргән юк иде. Билгеле, хуҗалык та аларны калдыру өчен аз көч куймый. Хезмәт хакларын да кайгырта, яшәү шартлары турында да уйлый, – ди ул.
Җитәкче фикеренчә, хәзер авыл хуҗалыгында да эшләү шартлары үзгәрде. Хезмәткәрләрнең эш сәгатьләре дә кимеде, куелган бурычлар да җиңеләйде.
– Бу егет һәм кызлар элеккеге колхозларга кайтмас иде. Хәзер бит фермада эшләүче үзе теләгән вакытта ялга китә, көндәлек эш тәртибен көйли ала. Авыл хуҗалыгына, ветеринариягә тартылуга болар йогынты ясагандыр, дип уйлыйм, – ди Руслан Фәйзрахманов.
Исегезгә төшерик: хәзер югары уку һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә кайтучыларга бер тапкыр 750 мең сум акча түләнә. Уку йортын тәмамлагач, гаризаны 3 ел эчендә тапшыру мөмкинлеге каралган, гариза тапшырган вакытта белгечнең яше 35 тән артып китмәү мөһим. Төп шарт – авыл хуҗалыгында ким дигәндә өч ел эшләү.
Болардан тыш, узган ел студентларның айлык стипендияләре дә арттырылды. Югары уку йортында – 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, урта һөнәри уку йортында – 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр. Шулай ук югары уку йортының 3–5 нче курс студентларына практика узган вакытта 3 мең сум акча түләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез