Социаль челтәрләрдә Вьетнам базары тирәсендә янгын видеосы пәйда булды. Кадрларда күккә куе кара төтен баганасы күтәрелүен күренә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Журналистлар урамында "Волга теплицалары " предприятиесе территориясендә аерым торган көнкүреш вагоны янган.
Янгын мәйданы 14 кв.метр булган. Беркем дә зыян күрмәгән.
Янгынның сәбәбен белгечләр билгели.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез