Казанда 1000 урынлык яңа тикшерү изоляторы әзер диярлек. Проект «Җинаять-башкарма системасын үстерү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иттеләр «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ матбугат хезмәтендә.
Бинаның мәйданы 21 мең квадрат метрдан артык. Хәзер анда инженер челтәрләрен монтажлыйлар, ремонт ясыйлар һәм территорияне төзекләндерәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез