Газетага язылу

«Көпчәк шартлап өзелде» – җырчы Элвин Грей аздан гына авариягә эләкмичә калган

Җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин), М12 юлында машинасының көпчәге шартлау сәбәпле, аздан гына авариягә эләкмичә калган. Мәскәүдән Казанга кайтканда, артистның “Mercedes”ы кинәт кенә уңга тайпылган.

“Кинәт кенә нәрсәдер шартлап, машина уңга тайпылды. Көпчәк гүя эт талагандай шартлап өзелгән икән. Әмма автоматика шундук рульне турайтты. Иң мөһиме, матурым, исән-саумын», – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Аңа яныннан узып баручы юл эшчесе ярдәм иткән. Ул шундук машинасын туктатып, домкратын алган да авыр автомобильне ничек күтәрергә икәнен аңлаткан. Көпчәген алыштыргач, җырчы юлын дәвам иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре