- Бил сызлаганда бер кашык кузгалак тамырларына 300 мл кайнар су салып, 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм шуны көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.
- Цистит булганда кич белән кузгалак төнәтмәсе белән ванна керергә мөмкин. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, сүрән утта 10 минут кайнатырга һәм шуны ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градустан артмаска тиеш. Ваннада 10 минут ятарга киңәш ителә.
- Ангинаны дәвалау өчен кузгалакны яхшылап юарга һәм артык суын саркытырга кирәк. Кайнар су белән пешекләргә, турарга һәм агач кашык белән изәргә. Соңыннан марля аша эмаль савытка суын сыгып, 5 минут кайнатырга. Төнәтмәне суыткычта сакларга. Көненә өч тапкыр, ашаган вакытта берәр кашык эчәргә киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез