Марат Әхмәтовның әнисе вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашалар

Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре әнисе Әхмәтова Сара Ислам кызының 100нче яшендә вафат булуы сәбәпле, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар.

"Утыз елдан артык туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән хезмәткәр, хезмәт ветераны, талантлы педагог, ире белән бергә биш бала тәрбияләгән яраткан һәм яратучы ана вафат булды.

Югалту ачысын чын күңелдән уртаклашабыз. Бу кайгылы сәгатьләрдә көч һәм түземлек телибез", - диелгән кайгынамәдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре