Газетага язылу

Матур бул: кишерле битлек

Тән тиресе кызынган төс алсын дисәгез, менә бу битлекне ясап карагыз әле. Уылган кишергә 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы солы ярмасы, 1 йомырка сарысы кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Тәнгә сылап, 15–20 минут тотканнан соң җылы су белән юып төшерергә. Мондый битлек тән тиресенең төсен ачып, битне сәламәт ялтыратып җибәрә. Ак тәнле кешеләр бераз каралып киткәндәй була.

Әлеге битлекне ясаганда һәркемгә үз тән тиресенә туры китереп үзгәртергә була. Тән тиресе коры булган кешеләр майлы каймак, кефир, ә тиресе майлы булганнар йомырка агы, крахмал, бал өсти ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре