Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды.
Бирегә республикадан һәм илнең 74 төбәгеннән 1050 делегат килгән. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Иң күп делегатлар - Башкортстаннан. Быел Херсон, Запорожье өлкәләреннән кунаклар бар.
Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара икътисадый форумы кысасында уза. Делегатлар иртәгә Изге Болгар Җыенында катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез