Газетага язылу

«Мин аннан үрнәк алам»

«Мин аннан үрнәк алам»

 

 

Алар турында мөмкинлекләре чикләнгән кеше дип әйтәләр. Ә менә үзләре белән аралашканнан соң, бөтенләй икенче төрле уйлый башлыйсың. Аларның мөмкинлекләре чиксез! Башкаларга үрнәк итеп куярлык, тормышларына, башкарган эшләренә сокланырлык кешеләр белән таныштырабыз.

 

Казанда яшәүче Ралинә Гатауллинага 17 яшь. Вакытыннан алда дөньяга килгән сабыйга табиблар аңа 1 яшь тулып киткәч ДЦП диагнозы куя. Шөкер, аларның ярдәме, әнисенең үҗәтлеге белән кыз бөтен кешене шаккатырып яши.

– Беренче баламны 30 яшемдә генә таптым. Башта бар да яхшы иде. Соңгы анализларымны тапшыргач, нәселебездә кан куера торган авыру бар икәнлеге ачыкланды. Кызганыч, соң белдем. Кызым 7 айдан туды. Тууга ук аны балалар хастаханәсенә җибәрделәр. Ул анда бер ай ятты. Ә инде 40 көн дигәндә яңадан табиблар кулына эләктек. Кызымның ике күзенә дә операция ясадылар. Менә шулчакта мин әзрәк сизенә башладым. Баламның ниндидер кимчелеге бар икән, дим. Ул чакта табиблар да берни әйтмәде, үземнең дә тәҗрибәм юк иде. Баламның кайсы җире авыру икән дип гел баш ваттым, – дип сөйли Ралинәнең әнисе Руфия. – Үсә барган саен кызымның башка сабыйлар кебек түгеллеге ныграк күренә башлады. Хәрәкәтләнүләре чикләнсә дә, теле тиз ачылды. 9 айда инде кайбер сүзләре чыга иде. Ә менә йөреп китәргә ашыкмады. Яшь ярым дигәндә, ДЦП диагнозы куйдылар. Кая гына бармадык?! Башта Казан хастаханәләрендә яттык, аннары безне Кырымга җибәрделәр. Балам 2,5 яшьтә атлап китте.

Ралинәнең сул ягына зыян килгән. Аягы тездән бөкләнми икән. Шуңа да ул сул якка авышып йөри.

– Кызым бик тырыш булды. Мәктәптә дә яхшы укыды, аннары инде техникумга керде. Кечкенәдән җыр яратты. Тернәкләндерүдән бушаган чакларда мин аны вокалга да йөртә идем. 4 ел элек Казанда эшләүче «Могҗиза» театры турында белеп алдык. Менә шунда кызым тагын да ачылды. Үзе кебек егет-кызлар белән аралашу да ярдәм итте. Телне өйрәнде. Элек җырчылар белән генә кызыксынса, хәзер театр артистлары турында укый, спектакльләр карый башлады. Үзе дә бик теләп рольләр башкара, – ди әнисе. – Техникумда уку да зур җаваплылык өсти. Анда син авыру дип утырмыйлар. Бөтен балага бер караш. Әнә шуңа да ул, кайчак төннәр буе аяклары сызласа да, авыртуны баса торган даруларын эчә дә укырга китә.

 Руфия, Ралинәне олы тормышка да әзерлим, ди. Кыз балага бөтен эшне белү кирәген дә яхшы белә ул.

– Ашарга пешерсәк тә, җыештырсак та бергә без. Шөкер, авырлыктан чыгу юлларын таба белдек. Бик читен вакытлар күп булды. Әле дә җиңел түгел. Әмма сабырлык, ярату барысын да җиңә икән ул, – ди Руфия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре